Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2018, 02:00

ӘНИЛӘРГӘ БАГЫШЛАНДЫ

Бу юлы китапханәчеләр ике бәйрәмне - Аналар көнен һәм Халыкара инвалидлар көнен берләштерде дип әйтергә мөмкин. Тәүгесенә багышланган чарага алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне чакырды. Әдәби-музыкаль кичәдә чараны алып баручы китапханәчеләр Альмира Сәфиуллина белән Зилә Мөхәммәтдинова, шулай ук урындагы талантлар башкаруында әниләр турында бик күп шигырьләр һәм җырлар яңгырады .

Бәйрәмгә җыелучыларны Фәнис Рәхмәтуллин, Нәгыйм Шәйхетдинов, Лира Рәхмәтуллина матур шигырьләр һәм вокаль композицияләр белән сөендерде.

Видеороликлар һәм слайдлар күрсәтү дә кичә сценариена җай гына үрелеп барды. Соңгысы ярдәмендә кунаклар дөнья мәдәнияте шедеврлары белән танышты - уз полотноларында сабые белән Мадоннаны сүрәтләгән Леонардо да Винчи, Рафаэль, Васнецов, Венециа­нов, Серов һ.б. кебек бөек рәссамнарның картиналарын карады.

Һәркемгә таныш «Ана турында балла­да» җыры - сугышта улын югалткан ана хакындагы музыкаль клип беркемне дә битараф калдырмады.

Китапханәдә оештырылган бер генә чара да тематик күргәзмәләрсез узмый. Бу юлы стендта булган бар нәрсә - китаплар, картиналар репродукцияләре, әлбәттә инде, әниләргә кагылды.

Чараны алып баручылар шулай ук кунакларга Хәйдәр Габбасовның «Әниемнең ак күлмәге» китабының кыскача эчтәлеген сөйләп, аны укыган вакытта алынган үз тәэссоратлары белән уртаклашып, әлеге китапның исем туен үткәрде.

Чара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакытны күңелле итеп үткәрү генә түгел, файдалы уздыру да булды, чөнки аларны биредә эшләп килгән хокукый мәгълүмат бүлеге белән таныштырдылар, инвалидлар анда уз хокукларын һәм законлы мәнфәгатҗләрен яклау буенча түләүсез консультацияләр алала.


Читайте нас: