Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2018, 02:00

ӘНИЛӘРГӘ БАГЫШЛАНА


РАЙОН МӘДӘНИЯТ САРАЕНДА АНАЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫ УЗДЫ


Аларны район хатын-кызлар со­веты оештырды. Бәйрәм Мәдәният сарае фойесында «Оста куллы әниләр» күргәзмәсе кысаларында узган купсанлы җанлы осталык дәресләре белән ачылды. Ул көнне теләгән һәркем яулык һәм палантиннарны төрле ысул белән матур итеп бәйләргә (шәхси эшкуар Нел­ли Хәбибуллина), үз куллары белән бизәвеч эшләргә (Хәмдия һәм Әлфия Кәримовалар), кызылтуш ясарга (Исмаел сәнгать мәктәбе) өйрәнде, фоамираннан чәчәкләр эшләү серләренә төшенә алды (Лена Габдрәхимова һәм Иске Кәңгеш авыл Советы) һ.б.

Балалар сәнгать мәктәбендә иң кечкенә тәрбияләнүчеләрнең чагу күргәзмәгә тупланган рәсемнәреннән аерым бер җылылык бөркелә иде. Нәниләр анда үзләренең әниләрен сүрәтләгән. Бу көнне берничә фотозона эшләде. Халыкны социаль яклау үзәге, «Гаилә» районара үзәк белгечләре түләүсез консультацияләр үткәрде, кызыксындырган сораулар белән психологка, юристка, БР сабый хокуклары буенча вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде. Медицина почмагында кандагы шикәр һәм холестеринны билгеләү буенча экспресс-тест үтәргә, артериаль һәм күз басымын үлчәргә, гаиләне планлаштыру кабинеты белгеченнән һәм балалар психологыннан консультация алырга була иде.

Эксклюзив яратучылар «Осталар шәһәре» күргәзмәсендә бик күп оригиналь бизәнгечләр, интерьер әйберләре һәм башка матур хэндмэйд әйберләр таба алды. Тасмалардан эшләнгән картиналар, сәйлән һәм гәрәбәдән ясалган, бәйләнгән әйберләр, курчаклар, агачны лазер белән бизәп эшләнгән әйберләр иде алар. Тоташ чигелгән япмалар, итәкләр, күлмәкләр (Иске Кәңгеш авылы - Флидә Сәхипова), моданың кире әйләнеп кайтуын белдереп, бик матур һәм бөтенләй заманча күренде.

Танылган челтәрле компанияләр вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итте.

Чаранык тантаналы өлешен район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин тәбрикләү сүзләре белән ачты. Районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан өчен ул Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм Мәдәният сарае артистлары, шәһәр һәм район хореография коллективлары, бала­лар музыка мәктәбе, балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте.

P.S. Аналар көнен үткәрү кысаларында балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә Ачык ишекләр көне узды. Акция түләүсез үткәрелде. Әниләр сабыйлары белән бергәләп, спорт мәктәбе тренерлары һәм инструкторлары җитәкчелегендә, гимнастика, аэробика, йөзү секцияләрендә булды. Шулай ук «Күңелле стартларда» катнаша алды.
Читайте нас: