Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 ноябрь 2018, 02:00

КӨЧ - МӘХӘББӘТ ҺӘМ ТАТУЛЫКТА

Сезгә бер гаилә, төгәлрәк әйтсәк, авылдашым, хезмәттәшем Гадиева Илүсә Әсгать кызы ту­рында сөйлисем килә. Мәскәү авылына ул 1992 елда күчеп килә. Апрель аенда, табигать уянган мәлдә, Флисә һәм Риф Гадиевларньң күркәм гаиләсенә килен булып төшә ул. Алар икесе дә педагогик хезмәт ветераннары. Шул көннән ике буын вәкилләренең бер түбә астында тату һәм күңелле тормышы башлана.

Гаилә башлыгы Риф Тимерҗан улы кырык ел гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган, ул олысы да, кечесе әэ хөрмәт иткән чын аксакал булды. Авылдашлары аның янына киңәшкә дә килде, үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап та барды. Аның бакыйлыкка күчүенә дә биш ел инде, тик бүген дә аны хөрмәт белән искә алалар. Гаиләнең җаны - Флисә Сабир кызы. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, 1947 елда Уфага укырга китә. Укытучы һөнәре алып, 1955 елда туган якка кайта.

Туган авылында балалар бакчасында 20 ел җитәкчелек итә. Бар гомерен балалар укытуга багышлый. Аның педагоглык стажы 34 ел. Бүген Флисә апа улы Искәндәр һәм килене Илүсә белән яши. Балаларына - киңэшче, оныкларына - терәк һәм наз, ул - йорт учагын саклаучы, киң күңелле кеше. Укучылары да онытмый, бәйрәмнәр белән котлыйлар, кунакка килеп йөриләр. Аны гаиләдә генә түгел, бәлки авылда да агинәй диләр.

Бу гаиләдә бер кыз һәм ике ул үскән. Өлкәне Искәндәр менә 26 ел инде Илүсә белән тату һәм күркәм гомер кичерә. Илүсә Әсгать кызы Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган һәм Мәскәү авылы мәктәбендә география фәнен укыта башлый. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы таләп ителгәч, ул квалификация үзгәртү турында диплом ала. Аның хезмәт юлы - җиңүләр һәм уңышлар тарихы. Илүсә Әсгать кызының укучылары район һәм республика олимпиадалары призерлары. Ул үзе дә төрле бәйгеләрдә катнаша һәм җиңүләр яулый.Үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып, педагогик журналларда чыгыш ясый. Хезмәттәшләре аны һөнәри осталыгы һәм ихласлыгы өчен хөрмәт итә.

Безнең Илүсә ирешелгәннәр белән тукталып калмый, алга, яңа биеклекләргә омтылып яши һәм эшли. Авырлыклар алдында югалып калмый, бер эштән дә куркып тормый, якыннарын һәм дусларын хәстәрлек белән чолгап ала. Тормыш иптәше белән ныклы хуҗалык тоталар. Искәндәр хаклы ялда, уллары Булат нефть университе­ты магистратурасының беренче курсында укый, кызлары Наилә сигезенче сыйныфта.

Бүген әлеге җылы, кунакчыл йортта өч буын вәкилләре яши. Мондый гаиләләр - илебезнең терәге, ә гаиләнең көче - мәхәббәттә һәм бердәмлектә. Әгәр гаилә әгьзалары арасында үзара ихтирам, татулык, бер-береңә ярдәмләшү булса, вакыт җилләре куркыныч түгел.

А.ВӘЛИЕВА, Мәскәу авылы
Читайте нас: