Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2018, 02:00

КАРАҢГЫЛЫК АША ЮЛ ЖИҢЕЛДӘН ТҮГЕЛ

Шәһәр китапханәсендә Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте Дүртөйле район ара оешмасының 70 еллыгына «Язмышыбыз чыныктырды» дип исемләнгән әдәби- музыкаль чара узды.

70 ел - җәмәгать оешмасы өчен җитди яшь. Шушы еллар буе ул игелекле максатларга хезмәт итә һәм уз традицияләренә тугры кала.

Чараны алып баручылар Алсу Әхмәтова белән Ләлә Мөкъминова оешманың барлыкка килу тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләде.

Узган гасыр башында район биләмәсендә сукырлар бик күп булган. Кешеләр күрү сәләтен авыр хезмәт, начар тормыш шартлары һәм күз авырулары аркасында югалткан. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең булмавы, әлеге сырхауның артуына булышлык иткән.

Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте оештырылганнан соң дүрт ел узгач, 1929 елда, районның көньяк-көнчыгышында яшәгән начар күрүче кешеләр Ялдәк волосте Ялдәк авылында үзләренең вак һөнәрчелек тибындагы артелен оештыра. Алар 27 кеше була. Пима басу, аркан ишү белән шөгыльләнәләр, кап ясыйлар, кайвакыт сәүдә нокталарының заказы буенча чабата үрәләр.

Районлашканнан соң аларның башлангыч оешмасы Башкортстан сукырлар оешмасының Бөре бүлекчәсенә керә. Безнең районнан күрү сәләте буенча инвалидлар Бөре шәһәренә эшкә урнаша. Мәчетле районы башлангыч оешмасының элекке рәисе Мөхәммәди Әхмәдиев, башкортларның булачак чәчәне Фәррах Дәүләтшин һәм татар Ялдәгеннән сукыр импровизатор Бәдретдин Җәмилов биредә эшләгән.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, үзебезнең районда башлангыч оешма булдыру хаҗәте туа. Дүртөйлеләрнең теләген хуплап, Бөре бүлекчәсе җитәкчелеге 1948 елда Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте әгъзаларының бер төркемен узаллы оешма итеп аера. Ул Мәскәү авылында урнаша, чөнки аның беренче рәисе Әхмәтов Нәбиулла Нәби улы шуннан була. Ул сукыр гына булмый, Сталинград янындагы сугышта ике кулын да югалта.

Монда әгъзалар саны 39 кешегә кадәр арта. Күрү сәләте буенча инвалидларның күбесе район җитәкчелегеннән башлангыч оешманы район үзәгенә күчерүен сорый. 1956 елдан алып 2011 елга кадәр Гарифулла Нәбиулла улы Нәбиуллин, Имаметдин Гыйлемҗан улы Гыйлемҗанов, Лилия Әхмәтсафа кызы Әюпова, Фәнәви Әхмәтгали улы Әхмәтгалиев, Флүр Шәрип улы Гыйльметдинов, Рафаэль Сәлих улы Шакиров, Флүрә Фазылҗан кызы Ямалова башлангыч оешма рәисе булып эшли. 2011 елның июленнән бүгенге көнгә кадәр аның җитәкчесе - Марат Наил улы Сәлимов. Ул оешманың хәзерге вакыттагы эшчәнлеге турында сөйләде дә. Оешмада күрү сәләте буенча 333 инвалид исәптә тора. Алардан I группада - 89 кеше, II группада - 154 кеше, III группада - 78 кеше, күрүчеләр хокукында - 3 кеше һәм 9 законлы вәкил бар.

Җәмгыять күрү сәләте буенча инвалидларга барлык иҗади башлангычларда ярдәм күрсәтә, аларны киң колачлы мәдәни һәм спорт тормышына җәлеп итә. Биредә аларның хәзерге чынбарлыкка тиз арада яраклашуына ирешергә, аларның рух ныклыгын якларга тырышалар. Оешма әгъзаларын сәнгати-эстетик тәрбия чаралары ярдәмендә реабилитацияләү буенча эш алып барыла.

Авыр сырхауны җиңәргә үзләрендә көч тапкан һәм ныклы ихтыяр көче, оптимизм, ныкышмалылык аркасында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр ихлас ихтирам тойгысы уята. Шигырьләр иҗат итүче, җырларга көй язучы һәм аларны матур итеп башкаручы Кондратьева Мария Андреевна, кул кушырып эшсез утырырга яратмаган, матур әйберләр бәйләүче Чикирева Любовь Борисовна, татар телендә шигырьләр иҗат итүче һәм инде үзенең китабын бастырып чыгарырга әзерләүче Әхмәтова Зилә Талип кызы кебек һәм башка кешеләр алар. Шагыйрь, Язучылар союзы әгъзасы Рафаил Хафизов барысын да үзенең чыгышы белән дәртләндерде һәм күңелләрен канатландырды. Кичә барышында барлык катнашучылар да узләренә карата ихлас теләкләр ишетте: аларга ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, актив озын гомер теләделәр.

Музыка мәктәбе укучылары Нәдир Габ­драхманов, Эльнара Микдәуләтова, Сабина Сәетова, Денислам Каһарманов, Эвелина Сабитова, Альмир Закиров, шулай ук аларның укытучылары Ганиева Эльмира Роберт кызы һәм Нигъмәтуллина Айгөл Рәшит кызының концерт номерлары безнең китап укучыларыбыз өчен матур бүләк булды. Чара бергәләп чәй эчү белән тәмамланды, яшьлекне искә төшерделәр, яраткан җырларын җырладылар. Бу очрашуда кешеләр күңелләренә ял тапты, дәрт-дәрман алды.

А.ӘХМӘТОВА. шәһәр китапханәсенең баш китапханәчесе


Читайте нас: