Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2018, 02:00

ИҢ ЯХШЫ МЕХАНИЗАТОРГА - АВТОМОБИЛЬ!

Республика аграр секторыньң иң яхшы 10 комбайнчысы, води­теле, механизаторы яңа “Шевроле Нива” автомобильләре белән бүләкләнде. Алар быелгы урып-җыю чорында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән. Автомобиль ачкычларын Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре көненә багышланган тантаналы кичәдә тапшырды.

“Иң яхшы комбайнчы” номинациясендә 6 кеше бүләкләр алды. Алар арасында “Цен­тральная” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Дүртөйле филиалы ме­ханизаторы Азат Хасбуранов та бар.

Аннан тыш, “авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” берничә район җитәкчесе республика Хөкүмәтенең дипломнары белән билгеләнде.

Радий Хәбиров шулай ук “Җирем минем - байлыгым минем!” балалар рәсемнәре конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләде. Анда 500 иҗади эш каралды.

Бүләкләр тапшыру тантанасыннан соң Уфаның Конгресс-холлында авыл эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән республиканың иң яхшы иҗат коллективлары тәбрикләде.

“Сезнең һәркайсыгызны кочып, сөялле кулларыгызны кысасым һәм яңгырда да, салкында да ал-ял белми эшләп, республикабыз хакына кирәкле хезмәт салуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт әйтәсем килә. Ныклы сәламәтлек, муллык, йортыгызга тынычлык телим һәм сезнең алда баш иям! Бәйрәм белән, кадерле агросәнәгать ком­плексы эшчәннәре!” - дип язган социаль челтәрләрендәге битендә республикабыз җитәкчесе Радий Хәбиров. Аннан тыш, ул киләчәктә дә авыл эшчәннәренә субсидияләр, льготалар һәм дәүләт программалары белән булышырга вәгъдә итә.

Р.Хәбиров әйтүенчә, быел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 120 миллиард сумлыкка якын. Барлыгы 3,3 миллион тонна ашлык җыеп алынган, 1,5 миллион тонна сөт, 230 мең тоннадан артык ит җитештерелгән, 1,3 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере казып алынган. Быел ике дәрәҗәдәге бюджеттан авыл хуҗалыгына 5,8 миллиард сумнан артык акча салынган.

Ә хәзер безнең районнан бүгенге көн героеның узе турында берничә сүз. Азат Хасбуранов “Центральная” МТС филиалында тракторчы-машинист булып 13 ел эшли, үзенең хезмәт казанышлары өчен коллектив җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнгән. Хәзер, күрүебезчә, аның хезмәте республика дәрәжәсендә дә бәһаланды. Һәм хаклы рәвештә! Быел ул 1600 гектар мәйданда 4 мең тонна ашлык суктырып алган.

Радий Хәбиров, А.Хасбурановка бүләк тапшырганда: “ Афәрин! Ары таба да шулай эшлә...”, диде.

Бүләккә яшь механизаторның гаиләсе дә - тормыш иптәше Алсу, биш һәм өч яшьлек сабыйлары - сөенгәндер, дип уйлыйбыз.

Әйткәндәй, Азат чын игенчеләр нәселеннән. Аның әтисе Фаил Хасбуранов - “Еникеев” җәмгыятенең танылган механизаторы, бертуганы Салават та шушы юлны сайлаган, сүз уңаенда әйтик, үткән елда хезмәтләре өчен ул санаторийга юллама белән бүләкләнгән. Кыскасы, Хасбурановларның җиргә җирегүе тумыштан килә. Һәм ул, күрүегезчә, хөрмәт китерә...





Читайте нас: