Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь 2018, 02:00

ЯШЬ РӘССАМНАРГА БАГЫШЛАУ

Балалар сәнгать мәктәбендә яңа уку елы укучылар контингентының моцарчы күрелмәгән артуы белән башланды: өстәмә рәвештә биш сыйныф һәм Семилетка авылында янә ике сыйныф ачылды, барлыгы йөздән артык бала кабул ителде. Бөтен балалар да укырга, танып белергә, иҗат итәргә, гузәллек тудырырга зур теләк белән килде. Сәнгать тарихы, скуль­птура һәм декоративгамәли сәнгать буенча җиһазланган яңа кабинетлар ачылуы укучылар ечен зур сюрприз булды.

"Яшь рәссамнарга багышлау" бәйрәме укучылар өчен ел саен уткәрелә торган традицион чара булып тора. Ул, балалар инде укытучылар белән танышкач һәм аларның яңа дуслары барлыкка килгәч, беренче чирек азагында уткәрелә. Бу вакыт эчендә балалар шактый узләшәләр, сәнгать мәктәбе алар ечен кунакчыл һәм уңайлы икенче йортка әверелә. Беренче сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын курергә узләрендә аерым бер сәләт булуын һәм кабатланмас әсәрләр тудырып, кургәнне тапшыру мөмкинлеге барлыгын аңларга өйрәнәләр.

Без, укытучылар, бәйрәмне оештырганда, аны һәрчак онытылмаслык, мөмкин кадәр иҗади, әти-әниләрне, балаларны һәм педагогларны берләштерә тор­ган итеп эшләргә тырышабыз. Быел бәйрәмне Василий Горш­ков исемендәге Яшьлэр узәгендә уткәрдек. Биредә, иркен сәхнәдә, балалар, иҗади ребуслар чишеп, зирәклектә ярышты, рәсем сәнгатендә көчләрен сынады. Мультипликацион фильм курсәту «уку йортына яңа алынучыларга» мәктәптән бүләк булды. Йолалар бәйрәмгә аерым бер ямь бирә: һәр беренче сыйныф укучысы, яшь рәссам өч төп төс сыйфатында битенө мөһер алды һәм ант иткәннән соң, тылсымлы пумала белән символик рәвештә кагылгач, яшь рәссамга әверелде.

Без аларга иҗади уңышлар, хезмәткә сәләтнең, тормышка һәм сәнгатькә сөюнең беркайчан да сүрелмәвен телибез.

Г. ӘБДУКӘРИМОВА, мәктәп укытучысы, Педагог рәссамнар берлеге әгъзасы.





Читайте нас: