Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2018, 02:00

КОМБАЙН ШТУРВАЛЫ АРТЫНДА УТЫРГАН

“Минем балачагым да, яшьлегем дә булмады, аның каравы, ходайга шөкер, картлыгым бәхет­ле”, - дип сөенеп туя алмый күптән түгел үзенең 90 яшен билгеләүче, Яңа Биектау авылыннан Фәһимә Шиһабетдин кызы Шәңгәрәева. - Хәзер оҗмахта кебек яшим, балаларым әйбәт, кайгыртучаннар”. Традиция буенча, туган көнендә юбилярны котларга рәсми вәкилләр килде. Район Советы секретаре Рамил Ваһапов аңа ил Прези­денты Владимир Путинның котлавын тапшырды һәм район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллиннан изге теләкләр җиткерде.

- Ул безнең бүген дә эшләп килгән “Сүнмәс йолдызлар” фольклор коллективына нигез са­лучыларның берсе, - диде Тәкәрлек авыл билә­мәсе хакимияте башлыгы Фәндәвис Төхвәтуллин һәм аңа җылы котлау сүзләре белән торт һәм чәчәкләр тапшырды.

Фәһимә апаның белеме 4 кенә класс булуга карамастан (ары таба укырга сугыш комачаула­ган), заманында комбайн йөртергә дә өйрәнгән һәм аңарда 6 ел эшләгән. Башта Иске Баеш авы­лында, аннары Дүртөйле МТСында. Бу сугыштан соңгы авыр еллар була.

1954 елда ул Яңа Биектау авылы егетенә кияүгә чыга. Бу авылда Фәһимә апа күп еллар колхоз фермасында эшли - сыер савучы да, фуражир да була, бозаулар да карый. “Хәтта ике көн ферма мөдире булып та эшләргә туры кил­де”, - дип шаярта ул үткәннәрен барлап. Юби­лярның гомуми хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә.

Ире Мәснәви белән алар дүрт бала үстергән. Улларының берсе, Дүртөйле юл-ремонт төзелеш идарәсе начальнигы Әхнәф Шәңгәрәевны күпләр яхшы беләдер. Әлеге вакытта Фәһимә апа өлкән кызы тәрбиясендә яши. Гомер буе тракторчы бу­лып эшләгән ире күптән инде гүр иясе. Картәни һәм карт картәниләре янына 11 оныгы һәм 11 онык­чыгы килеп йөри. Фәһимә апа 90 яшендә дә үзен яхшы хис итә, аның акылы камил, шаяртырга яра­та, көченнән килгәнчә хуҗалык эшләрендә яр­дәмләшә. Бәхетле картлык өчен тагын нәрсә кирәк, дияргә генә кала...



Читайте нас: