Бөтен Русиядәге кебек үк, Башкортстан Республикасында, яшьләр арасында пенсия турындагы һәм социаль белемне күтәрү буенча укыту программасы башланды.Кампаниянең төп вакыйгалары мәктәп укучылары һәм студентлар өчен РФ Пенсия фонды белгечләре, “Мәктәп укучыларына пенсия турында” интернет-ресурсны, шулай ук “Барысы да булачак пенсия турында уку һәм яшәү өчен” дигән дәреслекне файдаланып, үткәргән тематик дәресләр һәм занятиеләр булачак. Пенсия фондының уку әсбабы ел саен яңартыла һәм яңа уку елына укучылар кулында - соңгы үзгәрешләр белән актуаль басма. Очрашулар яшьләрнең игътибарын хезмәт эшчәнлеге тәмамлангач үзеңнең финанс тәэмин ителешең, иң элек, пенсиягә (аның нигезләре хезмәт эшчәнлеге башлангач һәм аның дәвамында салына) кагылган мәсьәләләргә юнәлдерү.
Пенсия фондының район идарәсе белгечләре район мәктәпләрендә пенсия белеме дәресләре үткәрде. Беренче урта мәктәптә идарә начальнигы Илдус Нуртдинов пенсия хокуклары, аларның ничек формалашуы һәм нәрсәгә бәйле булуы, СНИЛС карточкасыныңни өчен кирәклеге, булачак пенсия турында яшьтән үк кайгырту зарурлыгы, “ак хезмәт хакы” алуның мөһимлеге турында сөйләде. Чыгышыннан соң Илдус Мәснәви улы укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Аларны барысы да кызыксындыра: Идарә эшендә мәгълүмат технологияләрен файдаланудан, пенсия тупланмаларын түләүдән башлап, пенсия системасының ары таба үсешенә кадәр.
Бишенче урта мәктәпнең өлкән сыйныфлар укучылары Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте эшен оештыру белән танышты. Теләүчеләр Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында (хезмәтләр порталында) теркәлә алды. Тыңлаучыларга “Барысы да булачак пенсия турында уку һәм яшәү өчен” дигән дәреслек, тематик буклетлар һәм брошюралар бүләк ителде.
Русия Пенсия фондының Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре идарәсе