Алтын көз, һәрвакыттагыча, мул уңыш чоры. Башкортстан Республикасы көне уңаеннан игълан ителгән бәйрәм ялында үткән ярминкә шәһәрдә яшәүчеләрне тәкъдим ителгән продукция белән чираттагы тапкыр сөендерде. Монда теләгең булса, һичбер арттырусыз, базларны - яшелчә, суыткычларны ит, балык һәм җимешләр белән тутырырга мөмкин иде. Урындагы кул осталары да үз эшләрен тәкъдим итте.
Махсус җиһазланган сәүдә мәйданында җыелучыларны шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Илмир Гәрәев котлады. Ул, әлеге бәйрәм тарихыбызга, туган җиребез язмышына битараф булмаганнарны, аның гаҗәеп табигате һәм данлы традицияләре, җиңүләре һәм казанышлары белән горурланучыларны берләштерә, шулай ук безнең районда уңай үзгәрешләр бара: яңа социаль- мәдәни объектлар ачыла, реконструкцияләнә, инфраструктура яхшыра, юллар, су һәм җылылык белән тәэмин итү системалары төзелә һәм ремонтлана дип билгеләде. Агросәнәгать комплексы эшчәннәре яхшы хезмәт нәтиҗәләренә ирешә.
Ярминкәдә теләгән һәркем үз товарын сату мөмкинлегенә ия иде. Мәсәлән, Әсән авылыннан Әнисә Шәрифуллина 10 ел инде индоуткалар үстерә, быел да аларны симер - теп, суеп алып килгән. Ә Азат Бикмөхәммәтов төрле балыклар тәкъдим итә.
Суккул авылыннан Фәнидә Әхмәдиева үзенең йорт яны участогында үстерелгән тәмле яшелчә-җимеше белән генә түгел, бәлки эре бакча җиләкләре белән дә шаккатырды.
Җыелган чиратка караганда, “Россия” токымчылык заводыннан китерелгән сөт продукциясе дә сатылып беткәндер. Монда инде, кем әйтмешли, сыйфат ихтыяҗ тудыра.
Әйткәндәй, безнең ярминкә читтән килгән “сәүдәгәрләрне” дә җәлеп иткән. Мәсәлән, Николай һәм Маргарита Никитиннар сату өчен май, колбаса, ысланган ризыкларны, бездәге бәйрәм ярминкәсен Интернет аша белеп (хәзер ансыз буламы соң?!), Баймак районыннан алып килгән. Ә Борай районы вәкиле сыйфатлы кәбестә тәкъдим итә. Үз товарларын сату өчен хәтта күрше Татарстаннан да килгәннәр.
Ярминкә уңышлы үтте дияргә була: сатып алучылар да, товарларын кулай бәягә җибәргән сатучылар да канәгать...