Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2018, 02:00

РЕСПУБЛИКАНЫҢ ТӨП БӘЙРӘМЕ

11 октябрьдә Башкортстаныбыз Республика көнен - Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көнен бәйрәм итте. Аннан алда безнең районда шул уңайдан тантаналы чара булды. Хакимият башлыгы Ри­нат Хәйруллин районда яшәүчеләрне Мәдәният сарае сәхнәсеннән республиканың төп бәйрәме белән котлады. «Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында Декла­рация кабул итү көне безнең төбәктә мөһим социаль-икътисади һәм сәяси реформалар үткәрергә булышлык итте. Республикада яшәүчеләр, шул исәптән дүртөйлеләр дә, үзләренең бай тарихы һәм мәдәнияте, икътисади, фәнни һәм рухи потенциалы белән хаклы рәвештә горурлана», - диде ул. БР хезмәт, гаилә һәм социаль яклау министры урынбасары Татьяна Глухова чарага җыелучыларга изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте, ул безнең районның бүгенге социаль-икътисади торышына югары бәя бирде.

Традиция буенча, бәйрәмдә район үсешенә зур өлеш керткән кешеләр бүләкләнде. Ары таба тантана про­граммасын иҗади коллективлар әзерләгән концерт дәвам итте.



Читайте нас: