Котыру авыруы абсолют үлемгә китергәнлектән, йогышлы чирләр арасында аерым урын били. 28 сентябрь Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне дип игълан ителде, ул әлеге чирнең таралу проблемасына һәм нәтиҗәләренә игътибар юнәлтергә чакыра. Безнең районда соңгы ун елда кешеләрнең авыру очрагы булмады, ләкин хайваннар арасында - даими күзәтелә.
Котыру авыруы - котыру вирусы барлыкка китергән йогышлы чир. Кыргый (бүреләр, төлкеләр, шакаллар, енотсыман этләр, бурсыклар, скунслар, ярканатлар, кимерүчеләр) һәм йорт (этләр, мәчеләр) хайваннары төп чир йоктыру чыганагы булып тора.
Кешеләрдә котыру симптомнары барлыкка килү котылгысыз үлемгә китерә. Котыру симптомнары барлыкка килгәннән соң терелү очраклары бик сирәк.
Күп һәм тирән тешләүләр, шулай ук баш, бит, муен, кулларның төрле җәрәхәтләнүләре катлаулы дип санала.
Вирус тырналган, кыршылган урыннар, ачык яралар һәм авызның, күзләрнең лайлалы тышчалары аша үтеп керә.
Үзләренә табигый булган халәтен үзгәрткәняки саклыгын югалткан, сәбәпсез һөҗүм иткән барлык хайваннарны авыру дип кабул итәргә кирәк.
Авыруны профилактикалау хайваннар арасында котыруавыруы беләнкөрәшүдән: вакцинацияләү, карантин урнаштыру һ.б. гайбарәт.
Шунда ук якындагы травмпунктка мөрәҗәгать итегез, чөнки котыру авыруыннан вакцинаның уңышы моны никадәр тизрәк эшләвегезгә бәйле.
Котыру авыруы белән нигездә докторга күренмәгәннәр яисә соң мөрәҗәгать иткәннәр чирли. Янә бер сәбәп - прививкалар вакытында режимны бозу һәм иммунизациянең курсын тәмамларга теләмәү.
Котыру авыруын йоктыруны кисәтү максатында, сунарчыларга авыруга каршы профилактик прививкалар курсы алырга, ветеринария лабораториясеннән үтерелгән хайваннарның нәтиҗәләрен алганчыга кадәр аларның тиресен тунау һәм түшкәләрен бүлгәләүдән тыелып торырга тәкъдим ителә. Кыргый хайваннарны ауларга вакцина ясалмаган этләр белән чыгарга ярамый.
Хәтердә тотарга кирәк: котыру авыруы - үлемгә китерә торган куркыныч чир, аны дәвалап булмый, әмма хайван тешләгән, селәгәен буяган очракта, вакытында үткәрелгән дәвалау-профилактика курсы белән авыруны кисәтергә мөмкин.
Р.МУСИНА, табиб-эпидемиолог.