Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2018, 02:00

ЧЫЛТЫРАП АКСЫН ЧИШМӘЛӘР...

Башкортстанда төп су артерия­се - Агыйдел елгасы. Тик бездә җирне туендыручы башка бик күп зур булмаган елгалар һәм чишмәләр дә бар. Аларның яр буйларын, тирә-ягын чиста һәм тәртиптә тоту - безнең уртак бу­рычыбыз.

Нәкъ шуның өчен дә районда аларны төзекләндерү буенча программа булды­рылды һәм хәтта “Чишмә - яшәү чыгана­гы” дигән исем белән конкурс та игълан ителде. Ә аның кысаларында теге яки бу авылда башкарылган эшләрне махсус төзелгән комиссия бәһалады. Шундый сәфәрләренең берсенә аның әгъзалары район гәзите хәбәрчесен дә үзләре белән алды. Без Мәскәү, Урманасты авылла­рында булдык. Алар Мәскәү һәм Күккуян авыл Советларына карый.

Әйтергә кирәк, күргәннәр шаккатарлык. Хәттә өстән-өстән генә караш ташлау да, әйтик, чишмәдән су алу өчен уңайлы юл булдыру гына түгел, бәлки ял итү, бәйрәм­нәр, халык йолаларын (мисалга, киленнең көянтә-чиләкләр белән суга төшкәндә үзенең сылулыгын һәм... хатын-кыз уңганлыгын күрсәтүче туйлар) үткәрергә мөмкин һәм кирәк (!) булган чын ял уры­ны булдыру өчен никадәр хезмәт (иң мө­һиме!) һәм авылдашлары турында җылы һәм ихлас хәстәрлек салынган булуын бәяләргә мөмкинлек бирә.

Мәскәү авылындагы чишмәләрнең бер­сен, халык телендә “Чытырлы” дип йөр­телгәнен, төзекләндерергә Магистраль газүткәргечләрнең Самара шәһәрендәге “Идел буе төбәкара каравыл идарәсе”- нең Дүртөйле каравыл бүлеге, “Пилора­ма” ИП, “Пожтехника” кебек предприятие­ләр ярдәм иткән.

Чишмә тирәсенә агачлар утыртканнар, уңайлы беседка җиһазлаганнар, анда өс­тәл, эскәмияләр куелган, янәшәдә - чүп савыты. Ә чишмә үзе гүя агач коедан бә­реп чыга.

Сүз уңаенда шуны да әйтик, биредә халык өчен мөһим булган икенче бер проблеманы (зиратта агып чыккан җир асты суларын җибәрү) хәл итү өстендә дә эшлиләр. Монда да линия-производство идарәсе эшчәннәре ярдәмгә килгән: алар су агу өчен траншея казыган, аның аша күпер салган.

Ә Урманасты авылындагы чишмәне “Яшьлек” дип атаганнар. Әйткәндәй, Күк­куян авыл Советы төзекләндерү белән ныклап шөгыльләнә: үткән елда - икенче, быел беренче урын алулары да очраклы түгел. Чишмәгә турында исә, мактау сүз­ләре генә әйтергә мөмкин. Монда барысы да исәпкә алынган: ял итү өчен беседка бар, чишмәгә төшү уңайлы, чүп контейнер­лары куелган, хәтта чишмә үзе дә түбәләп алынган, аның янәшәсендә эскәмия, анда утырып хәл алырга, чиләкләрне куеп то­рырга мөмкин. Һәм... истәлек өчен матур фотографияләр эшләргә була.

Безгә исә, барысын да шушы чишмә­ләргә салкын су алырга һәм биредәге авыл кешеләренең хезмәтен лаеклы бәяләргә чакырырга гына кала.


Читайте нас: