Юлдаш
-6 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2018, 02:00

11 октябрь - Башкортстан Республикасы көне

КАДЕРЛЕ ДҮРТӨЙЛЕЛӘР!

Сезне барыбыз өчен дә иң мөһим һәм аеруча әһәмиятле дәүләт бәйрәм­нәренең берсе - Башкортстан Республикасы көне белән ихлас күңелдән кай­нар котлыйбыз!

Шушы бәйрәм көнендә уртак йортыбыз - Русиягә патриотик тойгылар белән бергә, без бәрәкәтле төбәгебез һәм аның бай тарихы өчен горурлык кичерәбез, фидакарь хезмәтләре, тиңдәшсез батырлыклары һәм иҗади ка­занышлары белән бар нәрсәне булдырган һәм саклаган ата-бабаларыбызны хөрмәт белән искә алабыз.

Без бу бәйрәмне үз көчләребезгә ышанып, һәркайсыбызның хезмәте, үзгә­решләр юлыннан ышанычлы баруыбыз, социаль-икътисади үсеш мәсьәләлә­рен уңышлы хәл итү республикабызның чәчәк атуына һәм иминлегенә булыш­лык итүенә ышанып каршылыйбыз.

Без сезнең белән - талантлы һәм эшсөючән кешеләр белән горурлана­быз, фидакарь хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт әйтәбез.

Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, район, туган Башкортстан һәм Бөек Русиябезнең чәчәк атуы хакына ары таба да уңышлар телибез.

Муниципаль район Советы һәм хакимияте.



Читайте нас в