Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 02:00

50 ЕЛ ДА, 60 ЕЛ ДА ГЕЛ БЕРГӘ ГЕНӘ...

“Безнең танышуга профсоюз “гаепле”, - дип шаярта Гафурҗан Мәүлитҗан улы, үзләренең гаилә кору тарихы турында сөйләгәндә. - Мине, ул чагында “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшләүчене, “янган” юллама буенча, көчләп диярлек Шәмсетдин күлендәге ял йортына җибәрделәр. Менә шунда булачак тормыш иптәшем Рәзифә белән таныштык та инде. Өч ел дуслашып йөрдек, аннары өйләнештек .

Быел Гыйльмановлар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләде. Шул уңайдан Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан аларны рәсми вәкилләр котлады. ЗАГС бүлеге мөдире Эльза Садрыева республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның котлау адресын укыды һәм алтын юбилярларга истәлекле бүләк тапшырды. Хатын-кызлар советы рәисе Ләлә Галләмова укып ишеттергән район хакимияте башлыгы Ринат Хайруллинның котлавын да Гыйльмановлар игътибар белән тыңлады.

Гаилә башлыгының хезмәт биографиясе нефть чыгару предприятиесе белән бәйле, анда ул актив җәмәгатьче дә булган. Әйткәндәй, әле дә шундый. Производство комбинатында күп еллар технолог вазифасын башкарган хатыны исә аның ышанычлы тылы була. “Балалар һәм йорт тулысынча аның өстендә иде”, - дип сөйли Гафурҗан абый тормыш иптәше турында иң җылы сүзләр белән. Рәзифә Мөбәрәк кызы да ире турында мактау сүзләре генә әйтте: “Авыргач,

мине бала урынына карады, операциядән соң, көненә өчәр тапкыр дәваханәгә килә иде”, - дип сөенечен яшерми.

Бу көнне җаваплы кешеләрянә өч гаилә пары янында булды, аларның икесе алтын, ә берсе бриллиант юбилеен билгеләгән.

Фәнис Варис улы һәм Флизә Шәйхәли кызы Хәлиуллиннар күп еллар районның нефть чыгару предприятиесендә хезмәт салган. “Фәнис Варис улы техник яктан бик белемле белгеч, нәтиҗәле рационализатор булды”, - дип сөйләделәр котларга килгән нефтьче коллегалары -предприятиенең профком рәисе Таһир Якупов һәм нефть һәм газ чыгару идарәсенең ветераннар советы рәисе Тәрҗимә Фәезова.


“Безнең предприятие заманында нефтьчеләрнең сезнең буын вәкилләре булдырган ныклы базасында эшләвен дәвам итә”, - диде беренчесе юбилярга мөрәҗәгать итеп.

Алар ике бала - ул һәм кыз үстергән. Хәзер биш оныклары да уңышлары белән сөендерә.

Равил Сәетгали улы һәм Рифа Шарафулла кызы Сәетгәлиевларның исә оныклары гына түгел, бәлки биш оныкчыклары да үсеп килә. Быел алар бергә яшәүләренең 60 елын билгеләгән, ә чынында исә 61 елын. “ЗАГСта язылышырга өч тапкыр бардык, һәр баруда теге яки бу сәбәп белән ул ябык булды. Нәтиҗәдә, беренче бала тугач кына, бер үк көнне үзебезнең мөнәсәбәтләрне дә законлаштырдык, улыбызны да теркәдек”, - дип сөйлиләр алар гаилә тарихын. Алар икесе дә күп еллар дәвамында пима басу цехында хезмәт куйган. “Кечкенә пималарны һәркем дә эшли белми иде, ә мин эшлим, шуңа да заказчылар күп була иде”, - дип горурлык белән сөйләде Рифа апа. Хезмәт стажы 47 елга җиткән Равил абый, хаклы ялга киткәнче янгын сүндерү частенда да эш­ләп өлгергән. Гаилә бәйрәме шатлыгын бү­лешергә әлеге оешма вәкиле дә килгән иде.

Лира Габдулла кызы һәм Зәлфит Ибрай улы Ишморатовлар пенсиягә чыккач кына Дүртөйледә яши башлаганнар. Чыгышлары белән биредән, Лира Габдулла кызының әти-әнисен тәрбияләү өчен монда күчкән­нәр һәм шулай калганнар. Иренең хезмәт юлы республика Милли банкы белән бәй­ле, ул анда водитель булган, ә хатыны Уфада кан җибәрү станциясендә эшләгән. Ишмуратовлар да, бүгенге геройларыбызның барысы кебек, хезмәт ветераннары.

“Гаиләдә бәхет, тупланган байлыкта түгел, бәлки сәламәтлектә, үзара аңла­шуда, бер-береңә ихтирам һәм кирәк чак­та юл куюда”. Бүгенге алтын парларның барысы да күпьеллык бәхетле гаилә тормы­шының шундый рецепты белән килешә.




Читайте нас: