Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 02:00

Укытучылар көне - 2018.

Хөрмәтле укытучылар һәм педагогик белем бирү ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне белән тәбриклибез!

Иң җылы һәм иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Бу көнне без үз гомерләрен изге эшкә - Русиянең яшь буынын тәрбияләү һәм укытуга багыш­лаган кешеләрне хөрмәтлибез.

Педагог образында күп буыннар өчен һәрчак белем чыганагы, тормыш зирәклеге, әхлаклылык һәм күңел җылысы үрнәге бергә күзаллана. Безнең һәркайсыбыз үзенең укытучыларына ихлас ярату һәм ихтирам тойгысын гомере буе саклый.

Дүртөйле педагогларына һәрвакыт югары һөнәри осталык, актив тормыш позициясе, бар яңалыкка әзер булу хас. Сезнең хезмәт ихлас рәхмәтләргә һәм олы хөрмәткә лаек!

Бүгенге күркәм бәйрәм көнендә сезгә ары таба эшегездә уңышлар, иминлек, ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе телибез. Укучыларыгызның уңышлары һәрчак сезне сөендереп һәм илһамландырып торсын.

Муниципаль район Советы һәм хакимияте.

Читайте нас: