Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 02:00

БЕЗНЕҢ БУКАЛ

Җәй көннәренең берсендә безнең балалар йор­тында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар табигать кочагына чыккан иде: Яңа Кәңгеш авылы янындагы гаҗәеп матур урын - Букал күленә бардык. Халыкта аны Ямчтау дип йөртәләр, ул Сергеевка һәм Яңа Кәңгеш авыллары арасында урнашкан Зур һәм Кече Букал кушылудан барлыкка килгән. Аның матурлыгын язып кына аңлатып бирерлек түгел. Ярлары су баса торган болыннар һәм яфраклы агачлар урманы белән капланган. Ә биредә балык тоту нинди хозурлык!

Тәэссоратлар әле онытылып та бетмәгән. Ә инде урамда көз. Тик бу безне бер дә борчымый. Һәм без янә Букалда! Урнаштык. Малайлар балык кармакларга әзерләнә, ә зурлар табын хәстәрли. Купаты һәм шашлык өлгерде. Тамак ялгап алгач, егетләр балык кармакларга кереште, кемдер туп тибә, кемдер рәхәтләнеп йөгерә. Без ялны файдалы үткәрергә яратабыз. Тәрбиячеләр Алсу Ахунова һәм Дамира Даянова “Күңелле стартлар” уены үткәрде. Ярышлар программасы төрле конкурслар, эстафеталар, хәрәкәтле уеннарны үз эченә алды.

Балалар педагоглары белән ярышты. Без, зурлар, бер мәлгә үзебезнең балалар булмавыбызны онытып тордык, хәтта, рәхәтләнеп уйнадык, йөгердек, сикердек. Тик яшьлек үзенекен итә. Балалар командасы җиңү яулады. Барысы да канәгать иде, чөнки яшьлек дәрте һәм иң уңай тәэссоратлар алдык. Ә аралашу безне тагын да берләштерде.

Табигатькә чыгу Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Кәримов ярдәме белән мөмкин булды, ул транспорт бүлде. Ә шәхси эшкуар Машраф Маматов гадәттәгечә азык-төлек белән тәэмин итте. Балалар турындагы хәстәрлекләре, изге йөрәкләре өчен аларга рәхмәт әйтәбез.

Әлфия ХАМАТОВА,

балалар йорты педагогы.



Читайте нас: