Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 02:00

АЛАР ЯЗМЫШЫНДА - ИЛ ЯЗМЫШЫ

Безнең районда халык хуҗалыгы ның төрле тармакларында, мәга­риф, медицина өлкәсендә күп еллар дәвамында хезмәт салган кешеләр өчен Өлкән яшьтәгеләр көне, традиция буенча быел да чын бәйрәмгә әверелде: шәһәр Мәдәният сараенда аларның ба­рысын да ихлас тәбрикләделәр.


Биредә хезмәт ветераннарын берен­челәр булып халык осталары каршы алды: алар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъ­дим итте. Әйткәндәй, эшләр аерым бер күргәзмә булдырырлык. Мисалга, ба­лалар сәнгать мәктәбенең элекке дирек­торы Рима Хәмидуллина - тасмалар бе­лән чигелгән үзенчәлекле картиналар, Наталья Рахимова - кулдан эшләнгән гаҗәеп курчаклар куйган. Калган эшләр дә сокланырлык.

Аннары рәсми тантана булды. Район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин җыелучыларга тәбрикләү сүзе белән мө­рәҗәгать итеп: “бу бәйрәм - дәверләр, буыннар бәйләнешен гәүдәләндерүче из­гелек һәм ихтирам көне”, дип билгеләде һәм “...аларның гомер көзе алтын булсын!

Безнең уртак бурычы­быз исә - аларга ты­ныч картлык тәэмин итү, аларны ярату һәм хөрмәт белән чолгап алу, чөнки, “Ветеран­нар язмышында - ил язмышы”, дип бик дөрес әйтелгән”, дигән теләкләрен җиткерде.

Аннары ул танта­налы шартларда рай­он ветераннарына җә­мәгать тормышында актив катнашкан өчен муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталарын тапшырды. Бу район мәдәният идарәсенең, Семилет­ка авыл Советының, “Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты” җәмгыятенең, Әсән авыл Советының, Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре муниципаль унитар предприятиесенең башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре Резеда Зарипова, Миргалим Бикмәтов, Рәкыя Сәйфегалиева, Лилия Фазлыева, Рим Шәрәфетдинов.

Бергә гомер итүләренең быел 50, 60 елларын билгеләүче гаилә парлары да бу көнне истәлекле бүләкләр алды. Алар - Рәйлә һәм Рәдиф Хәбировлар, Роза һәм Исламгали Шабаевлар, Зөләлә һәм Нас­ретдин Валишиннар, Зөлфия һәм Фәрит Нәбиевлар, Әнисә һәм Фән Фәтхелбаяновлар, Нина һәм Виктор Тришиннар, Лира һәм Зәлфит Ишмуратовлар, Рифа һәм Равил Сәетгәлиевлар, Рәзифә һәм Гафур­җан Гыйльмановлар, Флизә һәм Фәнис Хәлиуллиннар.

Шәһәр һәм район ветераннар оешма­сына спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен “Таң” җәмгыяте директоры Ринат Сәхибзадинга, “Дүртөйле технологик транс­порт идарәсе” начальнигы Вадим Амировка һәм “Мирас” мәчете имам-хатибы Рамил Исәнбердинга район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Ветераннарны кайчандыр үзләре уртак эш өчен бар көчләрен салган хезмәт кол­лективлары вәкилләре дә котлады.

Ә үзешчән сәнгать осталары җыелучы­ларга менә дигән концерт тәкъдим итеп, аларны моңлы җырлары һәм дәртле бию­ләре белән сөендерде.


Читайте нас: