Кадерле дүртөйлеләр! Хөрмәтле ветераннар!
Сезне Өлкән яшьтэгелэр көне белән кайнар котлыйбыз!
Бүген без әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, остазларыбызга һәм өлкән яшьтәгеләрнең барысына да ихлас яратуыбызны, олы ихтирамыбызны җиткерәбез. Аларның сабырлыгы, олы йөрәкле булулары, акыллы киңәшләре һәм авыр минутларда ярдәм кулы суза белүләре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Районның барлык уңышлары һәм казанышлары нигездә сезнең эшчән кулларыгыз ярдәме белән яуланган, сез - безнең горурлыгыбыз һәм даныбыз! Районыбызның үсешенә салган бәһалап бетергесез хезмәтегез өчен тирән рәхмәт җиткерәбез.
Сезнең иң яхшы кешелек сыйфатлары - патриотизм, оптимистлык, гуманлылык, риясызлык - һәрвакыт үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү эшенә хезмәт итте һәм итәчәк.
Чын күңелдән сезгә озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, күңел җылылыгы һәм бәхет, туганнарыгыз, якыннарыгызның, янәшәгездәге кешеләрнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез!
Муниципаль район Советы һәм хакимияте.