Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2018, 02:00

ПАРКТА ЭШ ДӘВАМ ИТӘ

Икенче ел рәттән Дүртөйле шәһәрендә “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль өстенлекле проекты гамәлгә ашырыла. Проект шәһәр территориясен комплекслы үстерүгә, ихаталарны төзекләндерүгә, халыкның күмәкләп ял итүе өчен уңайлы урыннар булдыруга юнәлтелгән. Күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим роль анда яшәүчеләргә бирелә, алар үзләренең торак пунктларында кайсы җәмәгать урыннарын төзекләндерергә һәм ихаталарны матурлау буенча нинди эшләр башкарылачагы турында үзләре хәл итә.

Агымдагы елда Дүртөйле шәһәренең Садовая урамындагы 1,3 санлы, 1-Май урамындагы 105, 106 санлы һәм Василий Горшков урамындагы 25 санлы күпфатирлы йортларның ихата территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, шулай ук А.Матросов исемендәге паркны яңарту эшләре дәвам итә.

Җәмәгать комиссиясе район хакимияте, подряд оешмасы, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары катнашлыгында “Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы муниципаль районының Дүртөйле шәһәре шәһәр биләмәсе территориясендә шәһәр мохите булдыру” муниципаль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча А.Матросов исемендәге паркта күчмә утырыш үткәрде.

Анда билгеләнүенчә, паркны төзекләндерү 2017 елда башланган һәм түбәндәге эшләр башкарылган: агачлар киселгән, төпләнгән, урыннар планлаштырылган, автомобиль туктату урыннарына, тротуарларга асфальт җәелгән, юл кырыйлары, клумбалар ясалган. 2018 елда: территорияне әйләндереп алу, яктырткычлар урнаш­тыру, инженерлык коммуникацияләре җиһазлау, территорияне планлаштыру һәм яшелләндерү (агачлар, куаклар һ.б. утырту).

Эшләр, федераль һәм республика бюджетларыннан акча күчүдән чыгып, берничә этапка бүленгән.

Әмма парк ары таба да төзекләндерү­не таләп итә. Аны оештыруның берничө концепциясе бар, аларның берсе - ба­лалар автошәһәрчеге, үсмерләр һәм яшьләр өчен мәйданчык, өлкән яшьтәге кешеләр өчен тыныч ял урыны. Паркта шулай ук яшелләндерү, эскәмияләр, урналар куюны, балаларга уен, спорт мәйданчыкларын төзү, су җибәрү улак­лары, кече архитектура формалары урнаштыру, сәхнә ясау эшләрен дәвам итү кирәк булачак.

Җәмәгать комиссиясе эшенә йом­гак ясап, район хакимияте башлыгы РинатХәйруллин паркны төзекләндерү буенча проект-смета документларын аныклау һәм аларга үзгәрешләр кертү буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләде, монда исә аны архитектур формалар белән җиһазлауда барлык замечаниеләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алу зарур.

Г.НУРГАЛИЕВА, И.ТИМЕРХАНОВ.




Читайте нас: