Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2018, 02:00

БӨТЕНДӨНЬЯ ЧИСТАЛЫК КӨНЕ

Бу чара дөньяга экологик карашны популярлаштыру, өзлексез экологик мәгарифне үстерү системасын яклауга һ.б. юнәлтелгән.

Җәмәгать институтларын, бизнесны, муниципаль берәмлекләр, дәүләт органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чараларын табигатьне куллану калдыкларыннан тазарту өчен бер командага берләштерүне максат итеп куйган “Сделаем!” Бөтендөнья чисталык көне” гражданнар проектына дүртөйлеләр дә предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, авыл Советлары, волонтерлар кушылды.

Өмә үткәрү объектлары алдан билгеләнде. Агыйдел елгасы ярында, котлован, Иванай авылындагы чишмә янында,

Тратауда, Гөбелекөчек авылы буасы ярында, бетерелгән сыра заводы, Иванай бакчасы

янында һ.б. урыннарда муниципаль район хакимияте, Пенсия фонды, БТИ, “Госстрах”, “Коммунальник” МУП, “Дүртөйлеводоканал”, Шәһәр торак идарәсе, Газпром, нефть һәм газ чыгару идарәсе,“Яшь гвардия” коллективлары, во­лонтерлар, авылларда яшәүчеләр һәм башка кешеләр эшләде.
Чүп-чарны түгү өчен “Коммунальник” МУП, җылылык һәм электр челтәрләре, шулай ук “Экопром” автомашиналар бүлде. Чүп-чарны сортларга аерып җыярга тырыштылар.

Экологик хезмәт мәгълүматлары буенча, өмәдә 2100дән артык кеше эшләгән.



Читайте нас: