Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2018, 02:00

ПРИВИВКА ЯСАТ!

Ел саен Башкортстан Республикасында 600 меңнән 1 миллионга кадәр ОРВИ һәм грипп белән авыру очраклары теркәлә, бу исә йогышлы авырулар структурасын­да 94-96 процент тәшкил итә. Бу елның эпидемик күтәрелеш чорында (февраль- апрель) әлеге авырулар белән 275 мең кеше (яки республика халкының 6,8 проценты) авырган. Икътисади югалту 500 миллион сумнан артык тәшкил итә.

2017-2018 елларда авыруларның югары дәрәҗә­се Стәрлетамак шәһәрендә (14200.7). Ишембай (14818.6) һәм Уфа (13643.8) районнарында теркәл­гән. аларда авыру күрсәткечләре уртача республи­каныкыннан (БР - 7576.9) 1.8 - 2 тапкырга югарырак.

Профилактик чаралар комплексында профилактик прививкалар халыкны грипптан саклауның нәтиҗә­ле чарасы булып тора. 2016 елның прививкалар ясау чорында финанслауның төрле чыганаклары исәбенә (федераль. республика. эш бирүчеләр һәм граждан­нар) республика халкының 39.7 процентына при­вивкалар ясалган.

Грипп һәм ОРВИ авырулары көчәю сезонында эпидемик иминлекне саклау. авыр өзлегүләр һәм үлем очракларын кисәтү өчен. Бөтендөнья саулык саклау җәмгыяте халыкка иммунизация үткәрүне 45 процентка кадәр җиткерергә тәкъдим итә. 2018 елда саулык саклау өлкәсендә “Сәламәтлек” өстен­лекле дәүләт проекты кысаларында “хәвефле төр­кем” контингентыннан 1 миллион 600 мең кешегә вакцина ясау планлаштырылган. Әмма бу прививка­лар ясауның Дәүләт календарена кертелмәгән ха­лыкка эш бирүчеләр исәбенә иммунизация буенча актив эш оештыруны читкә куймый.

РФ “Халыкның санитар-эпидемиологик иминле­ге турында”гы Федераль Законның (30.03.1999 г. №52-ФЗ) 51 нче статьясына ярашлы. республика халкының грипп һәм ОРВИ белән авыруын кыскар­ту һәм республика икътисадына зыян китерүне бул­дырмау (киметү) максатында тәкъдим итәбез:

грипп һәм ОРВИ авыруларының эпидемик күте- релешенә әзерлек барышы турындагы мәсьәләләр­не карарга. шул исәптән. оешмаларның (аларның оештыру-хокукый формасы нинди булуга карамас­тан) мәгариф. социаль. медицина оешмаларында. торак йортларда. транспортта кышкы шартларда тиешле температура режимы тоту буенча эшләүгә һәм ачык һавада эшләүчеләр өчен тиешле шартлар тудыруга әзерлеге турында;

саулык саклау органнарына эпидемик күтәрелеш чорына грипп буенча чаралар комплексын оештыру һәм үткәрүгә булышлык күрсәтергә. шул исәптән. гриппка каршы халыкка иммунизация үткрәүдә;

оешмалар җитәкчеләренә (оештыру-хокукый фор­масы нинди булуга карамастан) үз эшчәннәренә (кименедә 75 процент) гриппка каршы иммунизация үткәрергә. кышкы чорда тиешле эш шартлары тәэмин итәргә.

Е.СТЕПАНОВ, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча

Федераль хезмәтнең Башкортстан республикасы буенча идарәсе җитәкчесе.






Читайте нас: