Җәйнең соңгы ямьле көннәренең берсендә Горшков урамындагы 25 нче йорт алдында музыка яңгырады, Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгеннән концерт костюмнарына киенгән балалар килде. Күңелле тавышка якын- тирә йортларда яшәүчеләр, коляска белән әниләр, картәниләр, эскәмияләрдә утырган әбиләр һәм бала-чага җыелды.
“Бүген без чираттагы ихата бәйрәменә җыелдык, биредә төзекләндерү эшләре тәмамланды. “Уңайлы шәһәр мохите” проекты былтыр “Бердәм Русия” сәяси партиясе тарафыннан башланган иде һәм ул уңышлы эшли. Төзекләндерелгән ихаталардагы йортларда яшәүчеләр үзләре дә анда өлешчә финанслауда катнаша, шуңа да алар төзелгән объектларга, асфальт җәелгән юлларга һ.б. сакчыл карар дип ышанабыз”, - диде Горшков, Садовая һәм 1-Май урамнарына караган йортларда яшәүчеләрне тәбрикләргә килгән район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин.
Бу җәйдә әлеге урамнардагы берничә йорт территориясендә төзекләндерү буенча зур эш башкарылды, шул исәптән инженерлык челтәрләрен яхшырту буенча да. Муниципалитет җитәкчесе, барысына да уңышлар теләп, биредә яшәүчеләр үз йорт алларын тәртиптә тотудан тыш, аны бизәү, матурлау, яшелләндерү эшен дәвам итәр дигән ышаныч белдерде.
Үткән елда партия проекты кысаларында 1-Май урамындагы йорт алларының берсе төзекләндерелгән иде. Бүленгән акчаларның бер өлеше шәһәрнең административүзәгендә урнашкан Матросов паркын яңартуга тотылды. Анда эшләр быел да дәвам итә. Күптән түгел Әсән авылында да ихата бәйрәме үтте, анда да югарыда әйтелгән проект ярдәмендә үзгәрешләр кертелде. Эшләр тәмамлангач, мондый бәйрәмнәр үткәрү традициягә әверелде дисәк тә була.
Горшков урамындагы тантаналарның беренче өлеше тулысы белән балаларга багышланды. Алар чараны алып баручылар тәкъдим иткән төрле уеннарда рәхәтләнеп катнашты, йөгерештеләр, күңел ачтылар, ә соңыннан тәмлекәчләр белән сыйландылар. Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең иҗади берләшмәләреннән яшьтәшләре аларны күңелле җырлар һәм матур биюләр белән дәртләндерде.
Программаның икенче өлеше зурлар өчен иде. Аларга мәгариф идарәсенең үзешчәннәре бәйрәм кәефе бүләк итте. Чираттагы бер эш көненең микрорайонда яшәүчеләргә яхшы кәеф бүләк итеп, шундый көтелмәгән бәйрәм белән тәмамлануы ничек яхшы.
Әлеге йорт алды территориясендә шәһәрдәге берничә предприятие эшләде. Алар барысы да кыска гына вакыт эчендә зур эш башкарды. Шуңа да, шәһәрдә тагын бер йорт алдын матурлаучылар шәһәр хакимияте башлыгы Илмир Гәрәев кулыннан Рәхмәт хатлары алды. Алар исәбендә “Башкиравтодор”, Дүртөйле җылылык һәм электр челтәрләре, “Шәһәр торак идарәсе” һәм “Жилстрой” идарәче компанияләр, шулай ук музыка мәктәбе. 1-Май урамындагы 106 санлы йортта яшәүчеләрдән инициатив төркем дә бүләккә ия булды.
“Хәзер без биредә коляскалар белән рәхәтләнеп йөрибез, - дип шатлыгын уртаклашты биредә яшәүче яшь әниләрнең берсе Нина Мирхәйдәрова. - Югыйсә, биредә үтеп йөрү дә проблема иде, аеруча көзге һәм язгы начар көннәрдә, бар җирдә чокыр-чакыр иде. Хәзер йорт алларына керүче автомашиналар һәм җәяүлеләр бер-берсенә комачауламый, транспорт кую өчен урын уңайлы. Үзгәрешләргә бик шатбыз”.
106 санлы йортта яшәүче олы яшьтәге ханым да шундый ук сүзләр әйтте: “Биредә, мөгаен, кырык еллап ремонт булмагандыр. Ә хәзер менә ничек матур, уңайлы, йорт алдына чыгуы күңелле”.
Киләчәктә, партия проектына ярашлы, мондый матур йорт аллары тагын да артыр дигән ышаныч бар.