Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2018, 02:00

Әсән авылында бәйрәм

Әсән авылында Трактовая ур. 4,5,6,7,8,9,10 санлы, Ш.Бабич ур. 11,12/1, 13,14,15,16 санлы, За­вод ур. 1,2, 3 санлы күпфатирлы йортларның йорт алды территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр тәмамланды. һәм менә “Башкортстан Республика­сы Дүртөйле районы муниципаль районы Әсән авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә 2018­2022 елларга заманча шәһәр мохите булдыру” муниципаль про­граммасы буенча “Шәһәр мохите партия проекты кысаларында иха­та бәйрәме булды.

Анда әлеге йортларда яшәүчеләр һәм чакырылган кунаклар - район хакимияте башлыгы Р.Хәйруллин, аның урынбасар­лары Р.Хәсәнов, Э.Каһарманов, идарәче компанияләр вәкилләре, депутатлар һ.б. катнашты.

Чара программасында сәләтле балаларның чыгышлары, кечкенәләр өчен төрле уен­нар, конкурслар каралган иде. Әсән авылы мәдәният йорты һәм модельле китапханә хезмәткәрләре бай эчтәлекле концерт про­граммасы әзерләгән.

Җыелучыларны ихата бәйрәме белән котлап, хакимият башлыгы Ринат Хәйруллин, бу проектның ихата территорияләрен, җәмәгать урыннарын биредә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре һәм инициативалары нигезендә этаплап төзекләндерүгә юнәлтелүе һәм яңартуның аларның турыдан-туры кат­нашлыгында алып барылуы белән аерылып торуын билгеләде. Территорияләр исемлеген күпфатирлы йорт советлары активистлары төзи, ә проект үзе гамәлгә ашыруның барлык этапларында да тикшерелә. Аннан тыш, эшне депутатлар, профильле белгечләр, хакимият һәм җәмәгать оешмалары вәкилләреннән торган җәмәгать комиссиясе контрольдә тота. Ә авылның социаль-икътисади про­блемаларын хәл итү юллары - безнең һәркайсыбызның эше.





Читайте нас: