Елгаларның юлы үзгәрү, кагыйдә буларак, табигый юл белән бара. Әмма борылмаларны ясалма турайту очраклары да билгеле. Хәзерге Златовский утравы урыннары кайчандыр чиксез тал үсентеләре белән капланган булган. Аларны каезлап, буяу ясау өчен файдаланганнар,калган ботакларын (халыкта аны “коры утын” дип йөрткәннәр) авыл кешеләре ягулык итеп кулланган.
Алдан сорау күрәбез: ни өчен Златовский утравын без хәзерге дип атыйбыз? Ул элек булмаганмыни? Әллә ул башка исем йөрткәнме?
Башка исеме булмаган кебек, утрау үзе дә булмаган. 30 нчы еллар уртасына кадәр Яңа Биектау авылы янында Агыйдел көньяктан ярымай формасында бормаланып аккан. Бүгенге утрау урыннары елганың уң яры була. Елга юлын турайтырга карар итеп, киң траншея казыганнар. Тал үсентеләре борылыш һәм турайган урын арасында калган. Төп үзән уң яклап китә, элекке елга юлы җиңсә кебегрәк - төп үзәннән тармак булып кала. Шулай алар арасында утрау барлыкка килә.
Риваятьләр сөйләвенчә, “эш алтын бәрабәренә төшә”. Шуңа да утрауны Златовский дип атаганнар.
Перекатлар да шул исем белән йөртелә башлый. Нефтьчеләр паромы булган урында
Югары Златовский, утрау янында - Урта Златовский, Көшел төбәгендә - Түбән Зла- товский.
Элек бөтен йөк ташулар су юлы белән башкарылган һәм елганы яхшылап карап торалар иде, - дип хәтерләде Яңа Биектаудан Мәгъдән Мөхәммәтдинов.
Вакыт үтү белән Златовский ярымутрауга әйләнгән. Җиңсә булып калган елга үзәне саега һәм корый. Соңгы елларда ул яр белән кушылып бетте дисәң дә була. Кайчандыр елганың уң яры булган урын бүген аның сул ярына әверелде.