Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2018, 02:00

ЯНГЫН: КИЧЕКМӘСТӘН ЭВАКУАЦИЯ

“Чайка” җәйге савыктыру лагеренда балалар үзләренең җәйге ялын мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрсен өчен зур хәстәрлек күрәләр. Биредә гамәлдә һәр көн төрле мавыктыргыч чаралар белән үтә. Ә күптән түгел “Әзерлек-01” квесты оештырдылар. Аның янгын хәвефсезлегенә багышлануын исеменнән үк аңларга мөмкин.

Чара шулай башланды: лагерьның йокы корпусында “Игътибар, янгын тревогасы!” дигән сигнал яңгырады. һәм биредә булган һәркем оешкан төстә бинадан чыга башлады. Балалар бер-берсенә: “Паникасыз гына!” - дигән сүзләр әйтеп, чыгу урынына ашыкты. Алардан соң гына вожатыйлар һәм лагерь җитәкчелеге чыкты.

- Август сменасында биредә 132 бала ял итә. Без аларга мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырыш­тык һәм каникул көннәрен файдалы­рак итеп үткәрүләрен, үзләре өчен яңалыклар белүләрен, тормышта кирәкбулырдайфайдалы шөгыльләргә өйрәнүләрен дә телибез, - дип сөйли җәйге савыктыру лагере директоры Зөлфия Понятова.

Янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре исә бу чараны так­тик чара дип билгеләде. Башта 124 нче янгын сүндерү часте началь­нигы Р.Мусин янгын чыгу очрагын­да үзеңне ничек тотарга кирәклеге, әлеге хезмәтне ялган чакыру өчен нинди җаваплылык каралуы турында сөйләде, ут сүндергечне ничек фай­далануларын күрсәтте. Ә инде Руслан Рәшит улы балалардан аларның өендә ут сүндергечләр, шулай ук автоно­мияле извещательләрнең барлыгы турында сорагач, кул күтәрүчеләр аз булды. Аларның әти-әниләренә уйланыр урын бар, димәк...
Махсус машинадан янгын сүндерү өчен җиңсәгә суның нинди көч белән бирелүен күрсәтү квестның иң җәлеп иткән мизгеле булгандыр, мөгаен: су баганасының биредәге биек наратлар биеклегенә кадәр күтәрелүе барысын да шаккатырды. Тик балалар балалар инде, аларның кайберләре, билге­ле, шаярышып, әлеге ясалма яңгыр астында йөгереп алырга да өлгерде. Иң мөһиме, көндәлек тормышта аларга куркыныч хәлдә калырга язмасын.
Монда шул да ачыкланды: хәтта рациональ файдаланганда да махсус машинадагы су янгын сүндергәндә иң күбе 12 минутка җитә. Бу бик аз кебек тоела... Ә бит, уйлап карагыз, сүз секундына 40 литр тизлек белән бирелгән 7 тонна су турында бара...
Үткән квест биредәге ике үсмергә тагын шунысы белән хәтердә калачак: алар янгын сүндерүчеләрнең эссене үткәрми торган чын костюмнарын киеп карады һәм үзләрен коткаручы- геройлар итеп тоя алды. Аларны шул көндә туган көннәрен билгеләүчеләр буларак сайладылар - мондый бүләккә кем сөенмәс!
Квест йомгаклары буенча, заданиеләрне яхшырак башкарган ко­мандалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Виолетта КАШАПОВА




Читайте нас: