Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2018, 10:00

ПРОДУКЦИЯ ХӘВЕФСЕЗЛЕГЕ

Роспотребнадзорның БР идарәсе Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама һәм Яңавыл районнары территориаль бүлеге санита­рия законнары таләпләрен үтәү һәм кулланучылар хо­кукларын яклау кысаларында кондитер, икмәк-булка изделиеләренең сыйфатына һәм хәвефсезлегенә кон­трольлек итә.

Агымдагы елның җиде аенда кондитер изделиеләре, шул исәптән, кремлы кондитер изделиеләре тикшерелде: микробио­логик күрсәткечләргә 29 проба, шуларның 5 се мәҗбүри таләпләргә җавап бирмәгән (санитария-күргәзмә микроорганизмнары чыккан), санитария-химик тикшерүләргә 5 проба (шул исәптән, авыр металл тозлары һәм микротоксиннар булуга), барысы да таләпләргә ярашлы.

Икмәк-булка изделиеләренең 17 пробасы микробиологик күрсәткечләргә тикшерелде, шуларның берсендә микроблар та­былды, санитария-химик тикшерүгә (шул исәптән, авыр металл тозлары һәм микротоксиннар булуга) алынган барлык 35 проба да таләпләргә җавап бирде.

Кондитер һәм икмәк-булка изделиеләре сатып алганда түбәндәге киңәшләрне тотыгыз:

икмәк, кондитер һәм булка изделиеләрен әлеге продук­цияне саклау өчен шартлар булдырылган стационар сәүдә предприятиеләрендә сатып алыгыз;

сатып алынган икмәк продукциясенең күләмен чираттагы куллануга яки һич югы, әлеге изделиенең куллану срогыннан артмаган вакытка исәпләгез (бодай икмәген куллану срогы - 24, арышныкы - 36 сәгать);

икмәк-булка изделиеләрен тукыма капчыкларда саклагыз, ә өйдә һава температурасы 20 градустан артса - суыткычта;

кремлы булмаган кондитер изделиеләрен 18-21 градус температурада, кояш төшмәгән урында саклагыз;

кремлы кондитер изделиеләрен һичшиксез суыткычта са­клагыз ( +4-2 градус), кулланганда яраклылык срогын үтәгез;

елның эссе вакытында туклану рационына турыга тартылган оннан пешерелгән икмәк кертегез.

Икмәк-булка һәм кондитер продукциясенең сыйфатын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү буенча хәл торышы Роспотребнадзорның БР Идарәсе территориаль бүлеге контролендә кала.

Л.АКБАШЕВА, Роспотребнадзорның

БР Идарәсе территориаль бүлеге начальнигы.





Читайте нас: