ШӘҺӘРДӘ ӨЧ АДРЕС БУЕНЧА ЙОРТ ИШЕГАЛДЫ МӘЙДАНЧЫКЛАРЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Ун елдан артык озынлыктагы тарих дәвам итә. Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге педагоглары тарафыннан оештырылган йорт ишегалды чараларында тулы бер буын үсте. Быел мәктәп яшендәге балалар өчен уен мәйданчыклары өч: Ленин ур., 5, 1 Май ур.,1 һәм Зарипов ур., 11 адреслары буенча эшли.
Йорт ишегалды мәйданчыклары эшләгән чорда, ә алар 17 августка кадәр дәвам итәчәк, әти-әниләргә кайгырырга урын юк - 15 сәгатьтән алып 17 сәгатькә кадәр аларның балалары, өстәвенә, бик актив, мәшгуль булачак.
- Без балаларның зур аудиториясен җыярга планлаштырдык, - дип сөйли Үзәк педагогы Әлфия Ислам- галиева. Нәтиҗәле һәм мавыктыргыч булсын өчен, һава торышына карап, хәрәкәтле һәм интеллектуаль уеннарны чиратлаштырачакбыз. Шунысы игътибарга лаек, балалар беренче көнне үк безне көтә иде һәм уеннарны, бәйгеләрне үзләре актив тәкъдим итә.
Алга китеп, шуны әйтик, уеннар, эстафеталар йомгаклары буенча балалар «смайликлар» җыячак, йорт ишегалды мәйданчыклары ябылганда аларны призларга алыштырачак. Әти-әниләргә теләкләр: балалар һәрчак үзләре белән су алсын, баш киеме булсын, һава торышына карап уңайлы өс һәм аяк киемнәре кисен иде.
Ленин урамында без балаларны уен процессында очраттык. Толя Трапезников бирегә үзенең укытучысы чакыруы буенча килгән:
- Йорт ишегалды мәйданчыгында мин беренче тапкыр, монда бик кызыклы, иртәгә дусларымны да алып киләчәкмен.
Ә менә Альбина Хәлиуллина бу чараларда инде икенче ел актив катнаша:
- Узган җәй биредә минем яңа ахирәтләрем барлыкка килде, безгә бергә уйнавы һәм күңел ачуы бик кызыклы һәм күңелле булды. Без туплы, сикергеч белән уйныйбыз, табышмаклар чишәбез, эстафеталарда, ярышларда һәм бәйгеләрдә катнашабыз.
Проектны район мәгариф идарәсе район хакимияте яклавында финанслый.