Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2018, 02:00

ЕЛГАЛАР ПАТШАСЫ ҺӘМ КҮЛЛӘР ХАКИМЕ

Нептун - римлеләрнең диңгезләр алласы. Аларны елгалар туендыр­ганлыктан, ул төрле су агымына хуҗа. Чишмәләр, елгалар, күлләр - аның күзәтүе астында. Шуңа күрә аңа багышланган бәйрәм төрле җирдә үтәргә мөмкин, иң мөһиме янәшәдә су булсын.

Нептун көне бездә элек Агыйдел аръягын­да, Олыкүлдән ерак түгел алтынсу төстәге комлы пляжда уза иде. Күпер һәм аңа килү юлы төзегән вакытта зур сулык барлыкка килгәч, бәйрәм итү урыны елганың сул як ярына күчте. Нефтьчеләр паромыннан калган юл да анда илтә.

Шул рәвешле, хәзерге заманда барлыкка килгән эпитетлар белән әйткәндә, Нептун елгалар патшасы һәм күлләр хакиме, ерткыч балыклар: чуртаннар һәм алабугаларның гаскәр башлыгы Котлованга килергә тиеш иде. Аны комлыкта көттеләр, түземсезләр суга керде һәм бер-берсенә: «Кайчан йөзеп киләчәк инде ул?» - дип сорау бирделәр. Кемнәрдер йөзде һәм еракка күз салды. Кайсылары суга чумды һәм: «Бәлки ул су асты көймәсендә килер?» - дип су эчен күзәтте.

Бу юлы Нептун гадәти катерда йөзеп килде. Җилкәнлесендә түгел, әлбәттә! Кайсы гасырда яшибез соң без?!. Нәкъ шулай! Эчке ягулык двигательлесендә.

Әлбәттә, берүзе генә түгел. Риваятьләр буенча, аны һәрвакыт койрыклы шайтаннар, су аналары, алтын балыклар, мыеклы-сакаллы чәчтараш, гаҗәеп матур киемле йолдызсанаучы һәм башка әкият геройлары озатып йөри.

Шуңа күрә әлеге бәйрәмнең тамырлары мәҗүсилек чорына барып тоташа диләр. Бүген хәтта зәңгәр диңгез ярында яшәүче карт белән карчык та килде.

Нептунны хөрмәт белән каршы алдылар, тамаша башланды. Барысы да кешеләр тормышындагы кебек иде. Төрле темаларга күңелле сөйләшүләр, эчендә хакыйкать туган шау-шулы бәхәсләр, көчле музыка, моңлы җырлар дәртле биюләр булды.

Тамашаны күзәткән чакта мифологиягә кагылышлы янә бер мәлне хәтергә төшердек. Аның буенча, Нептун атларның һәм җайдакларның яклаучысы да. Агыйдел елгасының түбәнге агымындагы Аткүлнең исеме юктан гына барлыкка килмәгәндер, әлбәттә. Легендалар буенча, бу күлдән ат көтүе чыккан. Елганың югары агымында, Шүлгәнташ мәгарәсе янында, Елкысыккан дип аталган янә бер зур булмаган, ләкин тирән күл бар. Аннан атлар чыгуы турындагы риваятьләр киң билгеле һәм хәтта фәнни хезмәтләргә дә кертелгән.

Шулай булгач, Нептунның ерактагы оке­аннарга гына түгел, безнең күлләргә дә катнашлыгы бар.

Нептун бәйрәмен экваторны кисеп чыккан­ да, корабларда да билгелиләр. Тик әле генә хәрби хезмәткә алынган егетләрне морякка багышлаганда, аларны, күренеп торган урын­нарына Нептун мөһере сугар өчен, корым һәм мазут буялган капчык аша чыгарып, «текәрәк» итеп бәйрәм итәләр. Корылык булганда узып барган кешеләрне бездә су белән коендыру да бәйрәм традицияләренә бәйледер, күрәсең.

Театрлаштырылган тамаша Мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан оештырыл­ды. Нептунны «яңа гына кавышкан тормыш иптәше» белән кире сулыкка «озатканнан» соң уеннар һәм бәйгеләр үткәрелде, аларда өлкәннәр дә, балалар да теләп катнашты.

Илдус ТИМЕРХАНОВ









Читайте нас: