РФ Хөкүмәте, пенсиянең тотрыклы үсешен һәм югары индексацияне тәэмин итү максатында, РФ Дәүләт Думасына «Русия Федерациясенең пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым законнар чыгара торган актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын кертте.
Нинди үзгәрешләр каралган? Ир-егетләр өчен - 65 яшь, хатын-кызлар өчен 63 яшь (хәзер ул 60 һәм 55 яшь) дәрәҗәсендәге гомумбилгеләнгән пенсия яшен ныгыту тәкъдим ителә. Пенсия яшен үзгәртүне 2019 елның 1 гыйнварыннан 2034 елга кадәр күчү чоры дәвамында акрынлап башларга тәкъдим ителә.
Күчү чоры кемнәргә кагыла? Күчү чорында 1959-1963 елларда туган ир-егетләр һәм 1964- 1971 елларда туган хатын-кызлар пенсиягә чыга.
Әлеге пенсионерлар нәрсә отачак? Хәзерге пенсионерларга закон проекты пенсия күләменең озайлы срокта үсүен, шул исәптән пенсия күләмен инфляция дәрәҗәсеннән шактый югары дәрәҗәдә индексацияләүне гарантияли. Шул вакытта пенсионерларга, ия булган хокукларына һәм льготаларына ярашлы рәвештә, барлык тиеш булган пенсион һәм социаль түләүләр саклана.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу буенча льготалар кемнәр өчен сакланачак?
Зарарлы, хәвефле һәм авыр хезмәт шартларында эшләүче гражданнар: шахталар (күмер тармагы), чимал яки ягулык әзерләү сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, тимер юл тармагы һәм башка тармак хезмәтчәннәре;
социаль пенсияләр социаль мотивлар һәм сәламәтлек торышы буенча билгеләнгән гражданнар: 5 һәм аннан да күбрәк бала тудырган, инвалид бала тудырган һәм аны 8 яшкә кадәр тәрбияләгән хатын- кызлар; күрүсәләте буенча I группа инвалидлар һәм башкалар;
радиацион һәм техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар;
40 елдан аз булмаган стажлы хатын-кызлар һәм 45 елдан аз булмаган страховка стажлы ир-егетләр пенсиягә гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән 2 елга иртәрәк китә ала.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы биргән махсус стаж сакланамы? Ерак Төньякта һәм аңа тиңләштерелгән районнарда эшләүче гражданнар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы биргән махсус стаж үзгәрми. Гомумбилгеләнгән пенсия яше этаплар буенча ир-егетләр өчен - 5 елга һәм хатын-кызлар өчен 8 елга арттырылачак (60 һәм 58 яшькә кадәр).
Педагогик, медицина һәм иҗади хезмәткәрләр өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирүче махсус стаж үзгәрми (15 елдан 30 елга кадәр тәшкил итә).
Закон проекты пенсияне этаплар буенча, тагын да соңрак билгеләүне күз уңында тота (таләп ителгән тиешле еллар хезмәт иткән өчен бер елдан башлап 8 елга кадәр).
Картәниләр һәм картәтиләр - декретка... Сабый (ягъни үз оныгын) тәрбияләү буенча декрет ялын картәниләр һәм картәтиләрнең рәсмиләштерә алуы турында бик азлар гына беләдер. Канунияттә моның өчен барлык шартлар булдырылган, чөнки бала тудырганнан соң яшь әнинең эшкә мөмкин кадәр иртәрәк чыгуы дәүләткә отышлы.
Хезмәтминистрлыгындаачыклык кертүләренчә, сабый тәрбияләү буенча отпускны ул туганнан соң тәүге көннән үк алырга мөмкин. Дөресрәге, әни кешенең йөклелек һәм бәби тудыруга бирелгән вакыт тәмамланган көннән, ягъни сабый дөньяга килгәннән соң 70 көн узгач. Чынбарлыкта исә мондый очраклар күп түгел, шулкадәр аз, бактың исә, хәтта бу җәһәттән статистика да алып барылмый. Шуңа карамастан, пенсия яшен күтәрү ихтималлыгы җәһәтеннән мондый мөмкинлек ныграк таләп ителгән булып чыгачак.
Пенсиягә кадәр өч ел Реформага каршы булучыларның төп аргументларының берсе - эшләүче әбиләр һәм бабайларның балаларынаоныкларынтәрбияләүдә булышу мөмкинлеген югалту ул. Чынлыкта алай түгел. Эшләүче картәни яки картәти әнисе яки әтисе урынына сабыйны карау буенча отпускка китергә мөмкин. Гомуми нигездә ел ярым дәвамында алар Социаль страховкалау фондыннан пособие алырга хокуклы. Бу отпускта барлыгы өч ел торырга мөмкин, тик икенче ел ярымы түләнми. Аның каравы отпускка чыгучының эш урыны саклана.
Декрет ялларын әниләр кебек үк рәсмиләштерә алсалар да, моның өчен туу турында таныклык та җитә, аларың нибары ике проценты картәниләргә, картәтиләргә һәм әтиләргә туры килә.
Сабыйны тәрбияләү буенча ул өч яшькә җиткәнче отпуск рәсмиләштерү өчен тиешле гаризаны һәм сабыйның туу турындагы таныклыгын эш бирүчегә тапшырырга кирәк - һәм шул җитә, картәниләрдән һәм картәтиләрдән башка бернинди документ тапшыру да таләп ителми.
Күпме түләячәкләр? Сабыйны карау буенча отпуск вакытында, әгәр, әлбәттә, кеше рәсми рәвештә хезмәт салса һәм эш бирүче аның өчен бюджеттан тыш фондларга, шул исәптән социаль страховкалау фондына бүлеп алып калынган суммаларны күчерә барса, пособие түләнә.
Пособиенең күләме - узган ике ел өчен хезмәтхакының 40 проценты, әмма билгеләнгән суммадан артык түгел - чикләү шуның белән бәйле: Социаль страховкалау фондына взнослар бөтен хезмәт хакыннан алынмый. Узган елда исә елына 755 мең сумга яки аена 63 мең сумга, ә 2016 елда елына 718 мең сумга яисә аена 60 мең сумга взнослар каралган булган. Быел, әгәр картәни яки картәти эш хакын хезмәткә түләүнең минималь күләме дәрәҗәсендә алсалар яисә алар декрет ялына беренче тапкыр түгел, икенче тапкыр китсәләр, сабыйны карау буенча пособиенең максималь күләме - 24,5 мең, минималь күләме 3,1 мең булачак.
Балалар туганда янә бер түләү - йөклелек һәм бәби тудыру буенча пособие бар. Ләкин картәни аңа исәп тота алмый. «Декретный»ларны тик әни кеше генә алала, чөнки асылда ул эшкә яраксызлык кәгазе,аны хатын-кызга бала тудырганчы 70 көнгә һәм аннан соң 70 көнгә рәсмиләштерәләр. Декрет акчасының максималь күләме быел аена - 61,4 мең сум яисә 140 көнгә 282 мең сум тәшкил итә. Әгәр сабыйны карау буенча айлык пособие алучы сабыйны карау буенча отпускта булса һәм шул вакытта тулы булмаган эш вакыты шартларында эшләсә, аны алу хокукы саклана, дип билгели хезмәт министрлыгы. Шул рәвешле, әгәр картәнинең оныгы белән утырганда ярты ставкада эшне дәвам итү мөмкинлеге бар икән (мәсәлән, өйдә), сабыйны карау буенча пособиегә хокукны югалтмыйча ул моны эшли ала.
Балларда күпме була? Кеше сабыйны карау буенча отпускта булган чакта, аның өчен РФ Пенсия фондына взнослар түләнә. Шулай итеп, декретта үткәрелгән вакыт киләчәк пенсия өчен югалтылган дип исәпләнми. Беренчедән, страховка стажы арта (страховка пенсиясе алу өчен аның 15 елдан ким булмавы кирәк). Икенчедән, булачакпенсионерныңиндивидуаль исәбенә баллар - бер ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты өстәлә.