Аны «тере тарих» дип атарга була. Үзенең 100 яшендә, ныклы хәтергә ия булып, ул күп нәрсә турында сөйли ала. Монголиядә Халхин- Гол елгасындагы кораллы конфликтның шаһитларын табуы авыр хәзер. Советлар иле мәнфәгатьләрен яклап, 1939 елның языннан көзенәчә безнең гаскәрләр, японнарның җәяүле дивизиясен тулысынча тар-мар итеп, территорияне басып алучылардан азат итә.
Хәким Сәлимҗан улы Сәлимҗанов 1918 елның 12 июлендә Түбән Карга авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлаган егетне озакламый хәрби хезмәткә алалар. Ул Совет Армиясе сафларына Ерак Көнчыгышта килеп кушыла. Халхин-Гол алышларында гына катнашып калмый ул, Бөек Ватан сугышы чорында илнең Ерак Көнчыгыш чикләрен саклый.
Ә 1945 елның көзенә японнарны безнең җирләрдән тулысын- ча куып чыгаралар. Приморье краена һәм аның янәшәсендәге СССР, шулай ук күрше дәүләтләр территорияләренә самурайлар янавын юкка чыгаргач, солдатларны демобилизацияли башлыйлар. Ләкин Хәким Сәлимҗановка кече туган ягына әйләнеп кайту чираты һаман җитми.
Бер төркем хәрбиләрне, Охот диңгезе аша, файдалы казылмаларның зур яткылыклары белән билгеле булган Магаданга җибәрәләр. Русиядә табылган алтынның гомуми күләменең дүрттән бер өлеше монда туры килә. Алар анда приискаларны саклыйлар.
Тик 1946 елның ахырында гына туган җиргә аяк басарга насыйп була.
- Унбиш көн поездда кайттык, - дип хәтерли ветеран. - Тукталышлар һәм көтеп торулар күп булды.
Колхозда эшләгәннән соң, механизатор һөнәре алырга карар итә.
Башка бик күп дүртөйлеләр кебек, тракторчыга Бөредә укый.
Авыл хуҗалыгын куәтле техник базада киңколачлы үзгәртеп кору мәсьәләләре сугышка кадәр үк барлыкка килә. Машина-трактор станцияләре төзү турында карар чыга. Тиздән алар киң таралу ала. Аларның берсе, әлбәттә, Дүртөйледә эшли. Хәким Сәлимҗанов шунда урнашырга ниятли.
Һәм биредә зур булмаган чигенеш ясарга кирәк. Хәким Сәлимҗан улы кебек Ерак Көнчыгыш чикләрне саклаучыларга багышланган танылган «Өч танкист" җыры
«Тракторчылар» кинофильмы өчен махсус язылган була. Ә фильм, үз чиратында, машина-трактор станцияләрен оештырган дәвердәге вакыйгаларны тасвирлый.
Машина-трактор станциясендә эшләгәндә ул фатир ала. Һәм җиң сызганып тракторда, комбайнда эшләвен дәвам итә. Мәскәү авылыннан Җәмилә исемле кызга өйләнә. Ике бала - Дамир белән Рамилне тәрбияләп үстерәләр.
- Ул иң яхшы хезмәтчәннәрнең берсе иде, - дип сөйли аның белән бергә эшләгән, аннары авыл хуҗалыгы произ- водствосын механизацияләү буенча предприятие директоры булган Мәсгуть Хәйруллин.
Бар эшкә дә оста булды. Механизаторлар урамындагы малайлар аны ничек ихтирам итә иде, дип хәтерли хакимият башлыгы Ринат Хәйруллин. Ул хәтта аларга велосипед каме-
раларын ямарга да вакыт таба иде.
Хәким Сәлимҗанов үзенең йөз яшен шул ук урамда урнашкан йортында каршылады. Сугыштан соңгы елларда биредә офыкка кадәр сузылган киң басу була. Аның аша Иванай авылына кадәр шундый ерак сыман тоела. Участок алгач, машина-трактор станциясе эшчәннәреннән беренче йортны Хәкимҗан абый төзи. Аңа башкалар да иярә. Шул рәвешле урам Механизаторлар урамы дигән исем ала.
Җәйге җылы көнне юбилярның йорт ишегалдында урындагы власть, оешмалар һәм учреждениеләр вәкилләре җыелды. Истәлекле гомер бәйрәме белән аны район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, шәһәр биләмәсе хакимияте исеменнән Данил Дәүләтов, район ветераннар советы рәисе Газим Сәетов, «Центральная» предприятиесенең ремонт-техник остаханәсе делегациясе кайнар котлады. Аңа киләчәктә шундый ук күтәренке рухлы булуын теләделәр.