- Әле кайчан гына Сезнең 100 яшьне билгеләгән идек, шуннан соң биш ел вакыт үтеп тә киткән, - диде Әсәнгә 105 яшьлек Зәйнәп Вафинаны (Габделгалиеваны) котларга килгән район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин. - Ходай кушып, 110 яшегезне дә күрергә язсын.
Ул Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын укыды.
Зәйнәп әбине истәлекле көне белән Әсән авыл Советы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авылдашы, озак еллар әлеге вазифаны биләп торган Тимерҗан Нәбиев котлады. Аларга туганнары һәм дуслары кушылды.
Бүген ул кече улы Ринат һәм аның хатыны Сәгыйдә гаиләсендә яши. Олы улы Радик бик иртә, 56 яшендә бакыйлыкка күчкән. Икенче уллары Мәсгуть, районда юл төзелеше буенча танылган белгеч, хаклы ялда. Иванай авылында яши.
Зәйнәп Бәдретдин кызының уллары сөйләвенчә, ул эш яраткан. Аның турында, эшләгәндә атлап йөрми, ә йөгерә, дигәннәр. Кош караучы булган, басуда эшләгән. Колхозчыларга берәр гектар чөгендер, мәк, бәрәңге бүлеп бирә торган булганнар. Бер генә чүп үләне дә калдырырга ярамый. Барысы да эшне җентекләп тикшерүче агрономнан куркып торган. Ул эшкә салкын караучыларга бик таләпчән булган. Малайлар әниләренә ярдәмләшкән. Аннары ул үзе аларга белем алырга булышкан.
Ул улларын белем алырга өндәгән. Үзем укый алмадым, дигән. Башта гарәпчә язарга өйрәнгән. Аннары латинга күчкән. Алардан соң кириллицаны да өйрәнергә кирәк була. һәм ул гына да түгел. Икенче нәрсә комачаулый.
Әтисе авыл мулласы була. Чыгышы белән күрше Илеш районы Рсай авылыннан. Эшкә юллама белән җибәрү революциягә кадәр дә булган. Аңа Әсән авылын тәкъдим итәләр. Хатыны Факиһа белән биш бала үстергәннәр. Алар һичкемне ялламыйча, үзләре эшләп яшәсә дә, раскулачивание елларында гаиләне йортыннан куып чыгаралар. Раскулачить ителгәннәрнең балаларын укырга алмаганнар.
ТУГАННАРЫН АЧ ҮЛЕМНӘН КОТКАРГАН
Зәйнәп әбинең олы агасы Лотфулла Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалган. Йорт хуҗалыклары туздырылган, гүя кош оясын ерткыч туздырган кебек. Ачлык үлеме янагач, ул сеңелләрен алып,Үзбәкстанга чыгып киткән. Эшсөючән хатын, әлбәттә инде, анда да югалмаган. Апайларына аякка басарга ярдәм итеп, эшләгән.
Хәзер Роза Дүртөйледә яши, Фәнә - әтисенең туган авылы Рсайда, кечеләре Мөнәвир дә шушы авылда яшәгән.
Булачак ире Әнвәр Вафин 1939 елда армиягә алынган. 1947 елда гына әйләнеп кайткан. Колхозда эшләгән. 1993 елга кадәр, ул бакыйлыкка күчкәнче, бергә гомер иткәннәр.
Юбилейларда гына түгел, бәлки бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә, аның янына балалары, оныклары, оныкчыклары кайта. Оныкларының да оныклары бар хәтта. Кыскасы, андый көннәрдә өйдә биш буын Вафиннар җыелып, аралаша.