Яхшы укыган өчен бүләк сыйфатында алтын яки көмеш медаль алу турында һәр укучы хыялланадыр, мөгаен. Ләкин теләү - бер, моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләү икенче нәрсә. Чөнки тик әйткән сүзендә нык торучан, тырыш егетләр һәм кызлар гына әлеге, үз яшь зурлыгы өчен шактый югары максатка ирешә! Ә быелгы 290 чыгарылыш сыйныф укучылары арасында андыйлар - 51! һәм бу, безнең карашка, яхшы нәтиҗә.
Лаеклы награданы аларга район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов тапшырды.
Аннары укытучыларга һәм әтиәниләргә рәхмәт сүзләрен: «...бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары яхшы аңлый: хәзерге заман җәмгыятенә яңа белемнәр үзләштерергә, үзаллы стандартсыз карарлар кабул итәргә сәләтле булган, әхлаклы, булдыклы кешеләр кирәк, илебезнең киләчәктә мул тормышта яшәве һәм чәчәк атуы нәкъ аларның кулында», - дип ассызыклап, хәзер инде икенче лицейның элекке укучысы Айдар Мостафин әйтте, аннары ул күп тә түгел, аз да түгел - туган шәһәребез һәм Туган илебез иминлеге хакына укырга һәм эшләргә вәгъдә бирде. Башка чыгарылыш сыйныф укучыларының да шундый ук позициядә булуына ышанасы килә.
Балаларга укытучылар исеменнән үгет-нәсыйхәт сүзләрен өченче гимназия укытучысы Юлия Устюжанина юллады. «Барыгыз, абыныгыз, егылсагыз да торып басыгыз...», - диде ул аларга.
Ә үзенең ата-ана теләкләрен Ирина Тимерҗанова җиткерде, аның кызы, башкорт гимназиясен тәмамлаган Илнара рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл эшләп алган (хәтерегездә тотыгыз, уку - ул хезмәт!): «Медаль сезнең алдагы уңышларыгыз өчен трамплин булсын!» Һәм, әлбәттә инде, ул барлык укытучыларга ярдәм күрсәткәннәре, балаларга тик файдага гына булган кискен шелтәләре өчен рәхмәт белдерде.
Бу егетләр һәм кызлар тормышта нинди генә юл сайламасын, алар үзләре хөрмәтенә башкарылган: «Иң төп һөнәр - кеше булу», - дигән җыр.