Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2018, 02:00

ТАЛАНТЛАР ДУСЛЫГЫ


"ТАЛАНТЛАР ДУСЛЫГЫ" - шундый баш астын­да шәһәрдәге приютта Гаилә елына багышланган зональ иҗат фестива­ле узды. Профилактика органнары системасы вәкилләре бәйрәмнең мәртәбәле кунакларына әверелде.


«Гаилә» районара үзәге директо­ры Гөлшат Тимашева чарада катна­шучылар - Яңа Кабан приютыннан (Краснокама районы), Чакмагыш һәм Илеш районнарыннан килгән кунакларны тәбрикләде:

Гаилә - иң мөһим, иң кадерле, шул ук вакытта иң авыр нәрсә, чөнки мәхәббәттә яши һәм һәр көнгә сөенә белергә кирәк, - диде ул.

Барлык катнашучылар да бай эчтәлекле төрле програм­ма әзерләгән. Яңа Кабаннан килгән балалар кием-салымның «Ир-егетләр күлмәге тылсымы», «Көнчыгыш балкышы» дип атал­ган дизайнер коллекцияләрен тәкъдим итте. Безнең Энҗе һәм производствога өйрәтү мастеры Раушания Шәрәфетдинова белән иҗади берлектә ясалган «Тузга­нак» моделе өрфиядәй җиңел һәм көтелмәгәнчә килеп чыкты. Мода күрсәтү чыгышларында бихисап тәҗрибә туплаган һәм янәшәсендә Розалия Фәрәҗетдинова кебек оста хореограф булган Энҗе модельне биюдә шундый җиңел һәм матур итеп тәкъдим итте. Вика киләчәктә үзен парикмахер итеп күрергә тели.

Модельләр - приютта тәрбияләнүче кызларның башларындагы пөхтә һәм иң актуаль, шул вакытта бик үк гади булмаган прическалар - аның нечкә талантының дәлиле.

Чакмагыш районыннан килгән балалар М.Җәлилнең «Вәхшәт» һәм Р.Миңнуллинның «Малайлар сугыша» шигырьләрен һәм хәтта үзләре иҗат иткән әсәрләрне укы­ды. Бу приюттагы кызлар кул эшләре белән мавыга: алар чалыштырып чигелгән картиналар һәм канзаши стилендәге эшләрне үзләре белән алып килгән.

Фестивальдә иң кечкенә катна­шучы - дүрт яшьлек Любаша Илеш районыннан килгән. Ул гаилә ту­рында шигырь сөйләде. Илешлеләр шулай ук «Урал-Батыр» эпосыннан өзекне инглиз телендә укыды.

Чара хуҗалары «Курчаклар» бию күренешен, «Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!» спорт композициясен тәкъдим итте. Аниматор Дина малайларга һәм кызларга уңай эмоцияләр бүләк итте. Биюләр, уен-көлке күп булды. «Фловераль» салоныннан ярты залны тутырган шарлар бәйрәмгә ямь өстәде. Тулы бер кап туңдырма бүләк иткән «Фор­туна» кибете очрашуны чыннан да «татлырак» итте.

Номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан иткәч, осталык дәресе узды, бәйрәм зур, тәмле табын артында тәмамланды.


Читайте нас: