Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2018, 02:00

АЛГА КИТКӘН ӘТИ-ӘНИПӘР

Республика башкаласында II республика әти-әниләр фо­румы үтте. Аның барышында тикшерелгән мәсьәләләрнең бер­се - “Алга киткән әти-әниләр” Төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән танышу һәм аның урындагы бүлекчәләрен бул­дыру. Фикердәш әти-әниләрнең урындагы клубы нинди булырга тиеш һәм нәрсә эшли ала? Бу хак­та район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урын­басары Рамил Хәсәнов белән сөйләшәбез.

- “Алга киткән әти-әниләр” Төбәк иҗтимагый оешмасы нидән гыйбарәт?

- “Алга киткән әти-әниләр” Төбәк иҗтимагый оешмасы - балаларын үзенең төп тормыш проекты дип исәпләүче фикердәш­ләр оешмасы ул. Бу мәгариф, тәрбия, үсеш, хәвефсезлек кебек көнүзәк темаларга формаль булмаган аралашу мөмкинлеге. Оешманың эксперт советы үз эшенең остала­рыннан, уңышлы кешеләрдән - педагоглар, психологлар, табиблар, юристлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән тора. Ул әти-әниләр белеменең векторын булдыру, консультация ярдәме күрсәтү максатында оештырылган.

- Урындагы клуб үз алдына нинди максатлар һәм бурычлар куя?

- Без битараф булмаган әти-әниләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итәргә, аларның тырышлыгын тәрбия, сәламәтлек, мәгариф, хәвефсезлек,үсеш,гаиләиҗатыкебеккөнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен берләштерергә телибез. Мөһим бурычларның берсе - әти- әниләрнең белем дәрәҗәсен арттыру. Фо­румда “Алга киткән әти-әниләр” оешмасы президенты Ирина Банникова әйткәнчә: “Әгәр без балаларыбызга ягымлырак булырга теләсәк, без үзебезгә ягымлырак булырга тиешбез. һәм үз балаларыбыз белән бергә үсәргә тиешбез”. Бу сүзләрдә - без урын­дагы “Алга киткән әти-әниләр” клубыннан көткәннең төп мәгънәсе.

- Клуб эше төрле формалар һәм алымнар файдалануны күз уңында тота.

- Әйе. Соңгы вакытта киң аудиторияне колачларга мөмкинлек бирүче төрле вебинар- лар зур уңыш белән файдалана. Тренинглар, өйрәтүче семинарлар һәм мастер-класслар җыйнак һәм уңайлы формада белем бирә, профессионаллар белән очрашулар, форум­нарда һәм конференцияләрдә катнашулар - ныклы этәргеч һәм үсеш юнәлеше.

Иң мөһиме - урындагы “Алга киткән әти-әниләр” клубы формаль берләшмә генә түгел, бәлки битараф булмаган кешеләрне, лидерларны, башкалар белән уртакла- шырлыгы булган, үсәргә омтылганнарны берләштерүче оешма булырга тиеш.

Кызыксынучылар район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Адрес: Че- верев ур., 47, 2 нче бүлмә. Телефон: 2-39-76.

Алсу ГАЙФУЛЛИНА әңгәмәләште.



Читайте нас: