Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июнь 2018, 02:00

КОНТРАКТ БУЕНЧА

Республикада контракт буен­ча хезмәткә кандидатлар җыю дәвам итә. Безнең редакциянең кунагы - Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Искәндәр Хаҗиев (Уфа шәһәре).

- Армиядә контракт буенча хезмәт итү профессионализм белән ассоциацияләнә. Мондый хезмәткә сез кемнәрне кабул итәсез?

- Контрактник - армиядә хезмәт итүне аңлы рәвештә сайлаган кеше ул. Без хәрби хезмәткә алынып, аны үтүчеләрне һәм урта һөнәри яки югары белемгә ия булган кан­дидатларны җыябыз. Алар өчен хезмәт итү срогы 2 ел тәшкил итә. Ә хәрби хезмәттә булмаган һәм тик урта белемле егетләргә

- 3 ел. Мәҗбүри шарт - сәламәтлек торы­шы буенча яраклылык: А яки Б. Кызлар да алына, тик таррак белгечлекләр буенча. Без, нигездә, Үзәк хәрби округы часть­ларына җыябыз, теләк буенча Русия һәм БДБ б иләмәләрендә урнашкан башка частьларга да җибәрә алабыз. Шулай ук һава-десант гаскәрләре, хәрби-диңгез флоты, спецназ гаскәрләренә дә җыябыз.

- Контракт буенча хезмәт сайлаган яшьләргә нинди стимуллар этәргеч бирә?

- Иң мөһимнәренең берсе - иртәгәсе көнгә ышаныч һәм үзеңне лаеклы гражда­нин итеп тою мөмкинлеге. Контракт буенча хезмәт ел саен индексацияләнгән тотрык­лы эш хакын, торак алу, хәрби ипотека, медицина һәм әйберләтә тәэмин ителү һ.б. күзаллый.

- Гаиләле контрактникларга нинди льготалар каралган?

- Әгәр гаиләсе булса - тулай торак­тан урын бирелә. Балалар бакчалары­на һәм мәктәпләргә урнаштыру буенча льготалар бар. Күп кенә хәрби частьлар территорияләрендә хәрбиләр яшәү өчен хәрби шәһәрчекләр төзелгән, анда балалар бакчалары, мәктәпләр, ял итү урыннары, кибетләр, банклар, даруханәләр, почта - барлык кирәкле инфраструктура бар.

- Әгәр карар кабул итсәң, хәрби ко­миссариатка барырга кирәкме?

- Әйе, йә яшәү урыны буенча хәрби ко­миссариатка яки Уфа шәһәре, Революцион ур., 156 адресы буенча Сайлап алу пунктына (белешмә өчен тел.: 8 (34787) 248-29-31). Югары уку йортын тәмамлаучы һәм хәрби хезмәткә түгел, ә контракт буенча хезмәткә барырга карар итүчеләргә повестка алырга бер ай кала хәрби комиссариатка килергә һәм гариза язарга кирәк.

Алсу ГАЙФУЛЛИНА әңгәмәләште.



Читайте нас: