Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2018, 02:00

12 июнь - Русия көне

Хөрмәтле дүртөйлеләр һәм район кунаклары!

Сезне Ватаныбызның төп дәүләт бәйрәме - Русия көне белән котлыйбыз!

Бу дәүләт бәйрәме безне - күпмилләтле илебездә яшәүче, Туган илебезнең героик үткәне, бай рухи һәм мәдәни мирасы белән горурланучы, киләчәккә ышаныч белән караучыларның барысын да берләштерә.

Чөнки без барыбыз бергә - бердәм халык, илебез көчле һәм дәүләтебез нык булганда гына безнең өметләребез һәм теләкләребез тормышка аша ала. Аның бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең тормыш һәм балаларыбыз, оныкларыбызның тормышы.

Үзенең көндәлек хезмәте белән районыбыз үсешенә өлеш керткән, җәмәгать тормышында актив катнашкан һәркемгә дә рәхмәт әйтәбез.

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе, ә районыбызга - ары таба да чәчәк атуын телибез!

Муниципаль район Советы һәм хакимияте.



Читайте нас: