Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2018, 02:00

САБАНТУЙ: ГОРУРЛАНУ ӨЧЕН УРЫН БАР!

Менә без барыбыз да яраткан тра­дицион халык бәйрәме Сабантуй үткәрү урыны булган Тратауда янә очраштык. Дүртөйленең уңган халкы чәчү эшләрен тәмамлагач, тулы хокук белән күңел ачарга җыелды. Моны үзенең бәйрәм котлавында район хакимия­те башлыгы Ринат Хәйруллин билгеләде: “Бүген без игенчеләр һәм терлекчеләрнең, барлык авыл эшчәннәренең тормышыбызның нигезен тәшкил иткән хезмәтен данлыйбыз. Шунысы куаныч­лы, барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә билгеләнгән срокларда язгы басу эшләренең бөтен комплексын югары сыйфат­лы итеп башкарып чыкты”.

Бәйрәм мәйданына бик күп кунаклар килгән иде. Ә алар арасында иң абруйлылары БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Николай Хорошилов, “Башнефть” президен­ты аппараты җитәкчесе Михаил Графинин, “Башнефть-Добыча” АНК генераль директоры Рөстәм Бакиров, БР хәрби комиссары Игорь Харченко. Алар барысы да безнең данлы районыбыз һәм аның хезмәтчәннәре турында зур хөрмәт белән сөйләде.

Сабантуй флагы күтәрелгәннән соң аграр тармакның иң яхшы эшчәннәренә намус­лы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырыл­ды. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә механиза­торлар Александр Чернышев һәм Илдар Хәлиуллин лаек булды; РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына - Ринат Сәхибгәрәев; БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына - тармак эшчәннәре Айдар Хөснияров, Рөстәм Газет- динов, Айдар Фазылов, Рөстәм Галләмов, Зиф Нуриәхмәтов, Рифат Ибраһимов, Рәзиф Нәҗметдинов, Сергей Шамратов, шулай ук “Иң яхшы хезмәт хәвефсезлеге торышына” смотр-конкурсында катнашкан “Ленин” то­кымчылык заводы.

Ары таба БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты В.Мансуровның ярдәмчесе Ринат Вилданов Салават Зариповка, Александр Ерафеевка, Флур Гыйлемгәрәевка, Флид Муллагалиевка, Сафрун Адылшинга, Фәвис Вәлиәхмәтовка, Виталий Саликаевка, Рәвис Сатаровка, Руслан Ахмедовка, Харис Йосы- повка бүләкләр тапшырды. Чәчү батырлары Александр Чернышев, Руслан Фәйзрахманов, Таһир Вәлитов, Хәлил Вәлиев, Ринера Тимер- баева, Владислав Губаев, Ансар Зарипов, Динар Гыйззәтуллин, Илшат Насретдинов, Әлфит Закиров, Михаил Десяткин, Ринат Хәмәтдинов район хакимияте башлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

“Россия” токымчылык заводының ге­нераль директоры Рәфил Гомәровка һәм агросәнәгать комплексы ветераны Фәгыйть Галиевка Русия Федерациясе агросәнәгать комплексы эшчәннәре Профсоюзы Үзәк комитетының һәм Русиянең бәйсез профсо­юзлар Федерациясенең Почет грамоталары тапшырылды.

Тәбрикләүләрдән һәм котлаулардан соң Сабантуй ачык дип игълан ителде. Бәйрәмчә кәефтәге дүртөйлеләрнең дә күңелләре шатлык-сөенечкә, уен-көлке, җыр-биюгә ачык иде.
Халык көтеп алган атлы спорт ярышлары ел саен Сабантуйның йөзек кашына әверелә. Әйткәндәй, монда исә, дүртөйлеләрнең горурланырлыгы бар.

Бездә ел саен үткәрелә торган ат ярышлары ипподром узышларына тиң, чөнки алар гамәлдә шундый ук дәрәҗәдә үтә, - дип сөйли ярышларның баш судьясы, Сабантуйның оештыру комитеты рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Фәнис Хәкимов. - Читтән караганда, барысы да шома һәм яхшы күренә, чөнки районда мондый ярышлар күнегелгән технологиягә әверелгән инде. Бу “Аргамак” ат спорт комплексы тренерларының, наездникларның, жокейларның тырыш хезмәте. Ярышлар-да ул-бу килеп чыкмасын өчен, көндәлек күнекмәләр алдан ук башлана. Ике, өч һәм дүрт яшьлек юртаклар бездә генә заездлар буенча чыгыш ясый. Районда атлар җитәрлек.

Фәнис Рифгать улы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тройкалары чыгышла­рына да югары бәһа бирде. Аларны әзерләүгә хуҗалыклар җитди караган дип билгеләде ул.

“Кыз куу” милли уены геройлары тамаша­чылар трибунасы алдыннан чабып узды һәм заездлар башланды. Беренче булып 1600 метрлы дистанциядә ике яшьлек юртаклар старт алды. Монда Ирина Мәхмүтова йөрткән Падишах (“Ленин” токымчылык заводы) ярышташларыннан ышанычлы рәвештә алга чыкты. Икенче урында - Илдус Шархабдул- лин йөрткән Тристан (Киров исемендәге токымчылык заводы). Илшат Мәхмүтов идарә иткән Приказ (“Горшков” токымчылык заво­ды) финишка өченче булып килде. Өч яшьлек юртаклар арасын­да беренче урында- Ма­гия (“Горш­ков”, Илдус Шархабдул- лин). Плаз­ма (Киров ис., Илшат Мәхмүтов) аңардан берничә се­кундка гына калышты.

Аның артын­нан финиш сызыгын Радж Келл (“Ленин”, Александр Бузанов) үтте.

Дүрт яшьлек һәм аннан зуррак юртаклар параллель заездларда чыгыш ясады. Алар арасында иң җитезе Гризар (“Ленин”, Илдус Шархабдуллин) булды. Вензель (Киров ис., Ирина Мәхмүтова) - әлеге заездда икенче, Платон (“Игенче”, Илшат Мәхмүтов) өченче булды.

Ике бәйгедә ярышкан җирле чабышкылар арасында Волна (“Ленин”, Илфат Ялалов) ал бирмәде, Ветер (“Чишмә”, Айдар Галимов) аңардан өч секундка гына калышты, Чижик (“Вәлиев”, Илнар Миңнемөхәммәтов) өченче булды.

Яхшы токымлы атлар узышы Каролинаның (“Ленин”, Риман Ханов) җиңүе белән тәмамланды, икенче урында Грета (“Вәлиев”, Руслан Вилданов), өченче урында - Зөһрә (“Киров”, Линар Хөснетдинов).

Милли көрәш, һичшиксез, Сабантуйның төп бизәге бу­лып тора. Спортның башка бер генә төре дә ул кадәре кеше җыймыйдыр, мөгаен. Тикшеренүчеләр фикеренчә, ул билбау көрәше буларак гасырлар төпкелендә үк барлыкка килгән. Берәүләр, баштарак көрәш бәйрәмнәрдә күңел ачу булган дип исәпләсә, икенчеләр аны хәрби-физик әзерлек программа­сы составына кергән дип раслый. Аның алымнарын белгән яугир көчле кулы белән дошманын иярдән тартып төшерә алган.

Хәзер көрәш спортның профессиональ төре булып тора. Бердәм дөнья стандарты белән Халыкара Федерация барлыгы да очраклы түгел. Безнең республикада гына да дистәләгән спорт мастерлары һәм спорт мастерлыгына кандидатлар әзерләнгән. Дүртөйле мәктәбе дә күп еллар эшләп килә. Быел милли көрәштә катнашучылар чагыш­тырмача күп түгел иде. Кайсы елларда хәтта ике келәмдә көрәштеләр. Сабантуйларга хас булганча, көрәшчеләр күрше төбәкләрдән дә килгән. Кунакчыл дүртөйле җире алар өчен аерым бүләкләр һәм төп приз - тәкә әзерләгән. Шулай итеп, шома келәмгә баһадирлар чыкты.Үсмерләр башлады, зурлар дәвам итте. Алыш барышында ярышташлар бер-берсенең биленнән ала. Көрәш кагыйдәләренең үтәлешен судьялар күзәтә. Хәер, җанатарлар да бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмый. Ярышташын аркасына салган көрәшче җиңә. Монда көчтән генә дә тормый. Ярышташының көчлерәк булуын сизеп, чыныккан спортчылар еш кына хәйләгә дә бара, үзе чалкан егылып иптәшен атып бәрә.

85 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче урынны Яша Зурнаджян яулады. Аның артыннан призлы өчлеккә Камил Нәҗмиев һәм Газинур Ша­киров керде.

Калган авырлык категорияләрендә урын­нар түбәндәгечә: Ришат Камалов, Галим Сакаев, Рәлиф Идиятуллин (85 кг кадәр), Айдар Хәдимуллин, Самвел Зурнаджян, Денис Гайсин (75 кг кадәр), Раббани Нур­галиев, Станислав Гулимов, Вадим Адыл- гареев (65 кг кадәр), Айваз Әюпов, Камил Нигъмәтуллин, Инсаф Гарифуллин (60 кг кадәр). 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендәге егетләр арасында Тимур Джуманов, Инсаф Гарифуллин һәм Владик Нигъмәтуллин җиңүчеләр булды.

Кунаклар арасында призлы өчлектә - Азат Габдрәшитов, Венер Мөрсәлимов, Сергей Асылбаев.

Һава торышының бик җәйгечә булмавына карамастан, сабан­туйдагы халык уеннарында кат­нашырга теләк белдерүчеләр күп иде. Гер спорты, армрестлинг, во­лейбол уены узган мәйданчыклар тирәсенә бихисап тамашачылар җыелды. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту кебек һәм башка уеннарда кыюлык, елгырлык һәм көч күрсәтергә мөмкин иде.
Көч таләп ителгән уеннар узган урыннарда кешеләр аеруча күп булды. Ир-егетләр 24 килограмм авырлыктагы герне күтәреп үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Биредә 80 килограммга кадәр гәүдә авырлыгы категориясендә герне 86 тапкыр күтәреп, Руслан Афзалов җиңү яулады. Аның, әйткәндәй, спортның бу төрендә абсолют чемпион булуы беренче ел гына түгел.
Икенче урынны - Вәкил Рәхимов, өченче урынны Ришат Зиннәтуллин алды.
Алдагы 80 килограммнан югарырак гәүдә авырлыгы категориясендә баһадирлар ара­сында урыннар түбәндәгечә бүленде: Фидүс Бәдретдинов - беренче, Рамил Рәхимов - икенче, Марсель Әхмәдуллин өченче булды.
Уналты килограммлы гер белән «уйнар­га» теләүче гүзәл затлар да бар иде. Алар арасында беренче приз - Алсу Солтановага, икенчесе - Гөлнара Рәхимовага, өченчесе Олия Вәкиловага тапшырылды.
Армрестлингта 70 килограммга кадәр гәүдә авырлыгы категориясендә Альберт Муллашәяхов, Раил Әхмәтҗанов һәм Айнур Бәдретдинов иң көчлеләр булды. Гәүдә авырлыгы 90 килограммга «җитмәүчеләр» арасында беренче урынны Айбулат Сабитов, икенче урынны - Василий Соклов, өченче урынны Илмир Фәрвәҗев яулады. Туксан килограммнан югарырак гәүдә авырлы­гындагы ир-егетләрдән призлы урыннарга Альберт Сабитов, Айнур Зәйнетдинов, Алмаз Басыйров лаек булды. Абсолют беренчелектә җиңүне Альберт Сабитов яулады.
Волейболчылар үз ярышларын бәйрәм рәсми рәвештә ачылганчыга кадәр үк башла­ды һәм аны кичкә кадәр диярлек дәвам итте, алар хәтта кешеләр сабантуйдан таралгач та уйнады. Спортның әлеге төрендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - «Актаныш» ко­мандасына, 2 урын - «Яшьләр» командасына, өченче урын «Чакмагышнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе командасына бирелде.

Иң катлаулы сынауларның берсе - туры баганага менү, аны быел беркем дә буй­сындыра алмады. Ә менә кайберәүләр кыек баганага ахыргача күтәрелүгә иреште. Айрат Мостафин, Арсен Александров һәм Серик Ишанов өйләренә сабантуй призлары белән кайтып китте.
Роза Гарфетдинова таска салынган катык­тагы тәңкәне барысыннан да тизрәк эзләп тапты, монда Эльвир Зиннәтуллин - икенче, Дарья Елизарова өченче булды.
Гомумән алганда, халык уеннарының һәр төрендә иң көчлеләр һәм җитезләр булды. Ә сабантуйда иң мөһиме җиңү түгел, ә уеннарда катнашу, яхшы кәеф һәм рухи көч туплау. Аларны исә төрле уеннарда үз көчләрен сынаучылар тулысынча алды.


Репортажны В. Кашапова, И. Тимерханов,

Р. Әхмәтнурова, А. Гайфуллина алып барды




























Читайте нас: