Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда республикада янгыннар санының артуы билгеләнә. Шуңа бәйле һәм язгы-җәйге янгын куркынычы булган чор җитү сәбәпле, янгын хәвефсезлеге айлыгы узды. Аның чикләрендә, расланган план буенча, оештыру-гамәли чаралар үткәрелде. һәр урында янгыннар һәм аларның нәтиҗәләренә бәйле хәлне тотрыкландыру, янгын-техник мәгьлүматлылыкны пропагандалау һәм гражданнарның хәвефсезлек культурасын күтәрүгә юнәлтелгән искәртү чаралары узды.
Кешеләр күпләп йөргән объектларда дәүләт янгын күзәтчелеге күрсәтмәләрендә аталган җитешсезлекләр бетерелде. Предприятиеләрдә персонал белән янгын хәвефсезлеге турында инструктажлар һәм көндәлек тормышта, урманда, массакүләм һ.б. чаралар үткәргән вакытта янгын хәвефсезлеге чараларын өйрәнү занятиеләре узды. Шулай ук балалар белән күрсәтмә агитация кулланып янгынга каршы режим, янгын чыгуын күргән һәм ул барлыкка килгән очракта үз-үзеңне тоту, оешкан эвакуация, янгын сүндерүнең беренчел чараларыннан файдалану кагыйдәләрен өйрәнү буенча занятиеләр оештырылды.