Яшьләр үзәгендә традицион бәйрәм - Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне булды. Чарада гомуми белем бирү мәктәпләренең унынчы сыйныфлар, кадет һәм полиция сыйныфлары укучылары катнашты.
Бәйрәм тантанасы алдыннан хәрби- спорт ярышлары узды. Теләгән һәркем гер спортында, автоматны сүтеп-җыюда үз көчен сыный алды.
Повесткалар тапшырылганчы, чарага җыелучылар Русия Армиясенең безнең көннәрдәге эволюциясе турында документаль фильм карады. Шулай ук район руханилары вәкилләре, запастагы офицерлар булачак солдатларга бихисап үгет-нәсыйхәт сүзләре җиткерде.
- Армия - башкарып чыга алмастай эш булып күренергә мөмкин. Чынында исә барысы да: самолетлар, корабльләр сезнең кулларда булачак, иң мөһиме, алар белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк, - диде Василий Великий хөрмәтенә приход настоятеле Феодор Савельев. - Васыять-бурычларны үтәгез һәм сезгә барысы да уң килер. Сезнең тормышыгызда зур үзгәрешләр булыр, аларны теләп кабул итегез. Ул вакытны уку һәм танып-белү өчен файдалы үткәрегез. Үзегезне саклагыз. Сезнең аңыгызда изге бурычны үтәү төшенчәсе булсын.
Запастагы подполковник Савелий Русенкин гади генә хакыйкатьне булачак солдатларның хәтеренә төшерде: армиядә һәр кеше, гүя шөреп сыман, үзенең әһәмиятле ролен уйный, шуңа күрә һәркемгә үз эшен бик яхшы башкару мөһим.
Мәдәният сарае артистлары җылы, ихлас музыкаль программа әзерләгән иде.
Ярышларга йомгак ясалды. Гер спортында Илдар Нуриәхмәтов иң көчлесе булды, Денис Тимергашевка - икенче урын, Ленар Миңнехановка өченче урын бирелде. Кул көрәшендә Аль мир Шәрифгалиев җиңү яулады, Артур Хәбибов икенче нәтиҗәгә иреште, Олег Хәбиров өченче булды. Автоматны сүтеп җыюда Рәсим Минһаҗев иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, Айвар Ногманов - икенче, Герман Иванов өченче урын алды.
Ә аннары шәһәр һәм район хәрби комиссары Мәгъдәнур Хөснияров егетләргә повестка тапшырды.
Материал гәзиткә басарга әзерләнгәндә, хәрби хезмәткә алынучыларның тәүге партиясе хезмәт итү урыннарына юлланды да инде.