Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2018, 02:00

Лаеклы хезмәт өчен. 28 апрель– Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне

Бөтендөнья хезмәт иминлеге көне, производствода үлем очракларын киметү һәм һәлак булган яки эштә травма алган эшчәннәрне искә алу максатында, производствода бәхетсезлек очракларын глобаль дәрәҗәдә кисәтүгә һәм һөнәри авыруларны профилактикалауга булышлык итәргә чакырылган.

Профилактика эшчәннәрне дәвалау, реабилитацияләү һәм югалтуга караганда күп тапкырлар нәтиҗәле һәм ул азрак чыгымнар таләп итә. Мөһим көннең идеяләрен күтәрүгә барысы да кушылырга һәм травмалар алуны кисәтү, эшчеләргә лаеклы хезмәт тәэмин итү мөмкинлеген киңәйтүгә анык адымнар ясарга тиеш.

Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне кысаларында һәм травмалар алуны кисәтү максатында 1 – 30 апрельдә оешмаларда, учреждениеләрдә, район предприятиеләрендә ел саен үткәрелә торган хезмәт иминлеген саклау айлыгы игълан ителде.

Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 212 нче статьясына ярашлы хәвефсез шартлар һәм хезмәт иминлеген тәэмин итү эш бирүчегә йөкләтелә.

Әлеге вакытта күп кенә предприятиеләр финанс авырлыклары кичерә һәм хезмәт иминлеген саклау буенча эшләрне оештыру арткы планда кала.

Шушы уңайдан, Социаль страховка фонды средстволары исәбенә кисәтү чараларын финанслау программасы аеруча актуаль булып тора һәм өстәмә финанслау сыйфатында чыгыш ясый. Ул РФ Халыкны социаль яклау министрлыгының 2012 елның 10 декабрендәге 580н номерлы “Эшләүчеләрнең производствода травма алуларын һәм һөнәри авыруларны киметүне кисәтү һәм зарарлы һәм (яки) хәвефле производство факторлары булган урыннарда эшләүчеләрне санатор-курорт дәвалавы буенча чараларны финанс тәэмин итү кагыйдәләре”нә ярашлы гамәлгә ашырыла.

Кисәтү чараларын производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль страховкалауга страховка взнослары суммасы исәбенә финанс тәэмин итү кысаларында, Социаль страховка фондында страховкалаучылар сыйфатында теркәлгән предприятиеләргә (оешмаларга) әлеге төр страховкалау буенча 20 процентка кадәр страховка взносларын күчермәү, ә әлеге средстволар исәбенә профилактика чараларын үткәрүгә чыгымнарны түләү(тулысынча һәм өлешләтә) хокукы бирелә:

хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү; эш урыннарында зарарлы һәм (яки) хәвефле производство факторларының тәэсир итү дәрәҗәсен хезмәт иминлеген саклауның дәүләт норматив таләпләренә яраклаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыру; хезмәт иминлеге саклау буенча укытулар (хәвефле производство объектларындагы аерым категория эшчәннәрне кертеп); индивидуаль саклану чаралары сатып алу; зарарлы һәм (яки) хәвефле производство факторлары булган урыннарда эшләүчеләрне санатор-курорт дәвалау; зарарлы һәм (яки) хәвефле производство факторлары булган урыннарда эшләүчеләргә мәҗбүри даими медицина тикшерүләре үткәрү; аеруча зарарлы хезмәт шартлары булган урыннарда эшләүчеләрне дәвалау-профилактика туклануы белән тәэмин итү; эшчеләре мәҗбүри смена алды һәм (яки) рейс алды медицина тикшерүләре үткән страховательләр тарафыннан алкоголь микъдарын ачыклау һәм аның күләмен билгеләү өчен приборлар (алкотестерлар яки алкометрлар) алу; пассажирлар һәм йөк ташуны гамәлгә ашыручы страховательләр тарафыннан водительләрнең хезмәт һәм ял режимын контрольдә тотучы приборлар (тахографлар) алу; страховательләр тарафыннан беренче ярдәм күрсәтү өчен аптечкалар алу; технологик процесслар чикләрендә, шул исәптән җир асты эшләрендә, эшләүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итүгә һәм (яки) эшләрне хәвефсез алып баруны контрольдә тоту билгеләнешендәге аерым приборлар, корылмалар алу; эшләрне, шул исәптән тау эшләрен, хәвефсез алып бару мәсьәләләре һәм хәвефле производство объектында авария яки инцидент булган очракта һәм (яки) дистанцион видео һәм аудио фиксация инструктажлары, эшчеләрне хәвефсез хезмәт производствосы буенча әзерләүнең башка формалары, шулай ук шундый фиксация нәтиҗәләрен саклау мәсьәләләре буенча укытуны үткәрүне турыдан-туры тәэмин итүче аерым приборлар, корылмалар, җиһазлар һәм (яки) приборлар комплекслары (системалар) алу.

Тиешле документлар комплекты белән страховательләрнең гаризасы ел саен 1 августка кадәр Социаль страховка фондының территориаль органында кабул ителә. Бу ел предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар һәм индивидуаль эшмәкәрләр өчен, хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү өлешендә иң әһәмиятле булып тора. Чөнки бу 2013 елның 28 декабрендәге 426-ФЗ санлы “Хезмәтне махсус бәяләү турында”гы Федераль закон тарафыннан хезмәт шартларын махсус бәяләүне 2014 елдан башлап этаплап үткәрү өчен билгеләнгән ел.

Хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрмәгән яки аны үткәрү тәртибен бозган өчен эш бирүче, эшчәнлекне туктатуга кадәр, штраф санкцияләренә тартыла.

Шуны хәтергә төшерәсе килә, хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссия азсанлы эшләүчеләр белән хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрергә теләүче кече һәм микробизнес предприятиеләреннән мәгълүматлар (заявкалар) җыя һәм әлеге эшне үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтүче сервис оешмаларына берләштерелгән заякалар җибәрү оештырыла.

Әлеге эш кече предприятиеләргә ярдәм буларак оештырылган, бу исә сервис оешмаларының аз кеше эшләгән эш урыннарына бик чыгарга теләмәвенә һәм моның икътисади яктан үзен акламавына бәйле.

Соңгы өч елда район территориясендә производствода бәхетсезлек очраклары булды: 2016 елда – 3 авыр очрак, 2017 елда – 1 авыр һәм 1 үлем очрагы. Алар барысы да хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссия утырышларында тикшерелде, анда җитәкчеләр бәхетсезлек очракларын кабат булдырмау максатында башкарылган эш турында җентекле чыгыш ясады.

Хезмәт иминлеген саклау көне – бөтен хезмәтчәннәр һәм производствода хәвефсезлекне тәэмин итүчеләр өчен мөһим вакыйга. Бу көнне, үзеңнең һәм коллегаларыңны эш урынында хәвефтән саклау өчен, көн саен, минут саен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне янә бер искә төшерү зарур.

Бүген Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре МУП (җитәкчесе И.Ф.Мостафин), “Дүртөйлеводоканал” МУП (җитәкчесе.Н.Сәхибгәрәев), “Ленин” токымчылык заводы– җәмгыяте (җитәкчесе А.Р.Дәүләтбаев), Дүртөйле район һәм шәһәр ветеринария станциясе (җитәкчесе И.С.Казыйханов) һәм районның газ һәм нефть сәнәгате оешмаларында һ.б. хезмәтне саклау буенча эшләрнең яхшы куелуын билгеләргә мөмкин.

БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының район һәм шәһәр буенча территориаль бүлеге.


Динара ТУМАШЕВА,

БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны со­циаль

яклау министрлыгының район һәм шәһәр

буенча территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты


Читайте нас: