26 АПРЕЛЬ - РАДИАЦИОН АВАРИЯЛӘР ҺӘМ КАТАСТРОФАЛАРДА ҺӘЛАК БУЛГАННАРНЫ ИСКӘ АЛУ КӨНЕ
26 апрель - Чернобыль атом электр станциясендә техноген авария көне, ул хәтерләрдә озак - берничә буын дәвамында сакланачак әле.
Бу - дөньядагы иң зур авария. Дүртенче энергоблокның атом реакторы шартлаганнан соң басулар, урманнар, болыннар, сулар агуланды, кешеләр һәм башка тереклек зыян күрде. Аның нәтиҗәләрен бетерүгә гаять зур ресурслар мобилизацияләнде. Анда йөзәрләгән кеше катнашты, шул исәптән безнең районнан да. Дүртөйледән Мөнир Азметов Чернобыль АЭС фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның берсе.
Саннар һәм фактлар. Авариядән соң атом электр станциясе тирәли 30 км радиуста “үле” зона билгелиләр. Башкача әйткәндә, читләштерелгән зона.
- Бу территориядә йөзләгән торак пунктлар нигезенәчә юк ителгән,- дип сөйли Мөнир Фоат улы.
Аларның күпчелек өлеше авыр техника ярдәмендә җир белән күмелгән. Биш миллион гектарга якын уңдырышлы туфрак бозылган.
- Без килгәндә дүртенче блок саркофаг астында иде инде, - дип дәвам итә Мөнир Азметов. - Безнең бурыч - датчиклар куелган чыбыкны сузу өчен реакторга юл тишү.
Ликвидациягә килгәндә, җимерелгән реакторны башта нейтроннарны йотучы карбид, доломит, кызган графитны сүндерү өчен балчык, ком белән, шулай ук ягулык лавасының температурасын төшерү һәм сыегайту өчен кургаш белән күмәләр. Бер атна эчендә янгынны тынычландырырга һәм радиоактив матдәләрнең чыгуын киметергә тырышып, реактор блогына вертолетлардан 5 мең тоннадан артык төрле материаллар - ком, балчык, кургаш ташлана. Соңыннан гына дүртенче энергоблокны тулысынча каплаган саркофаг күтәрелә.
Анда 100 мең кубометрга якын цемент файдаланылган.
Мөнир эшләгән бригада шушы бетон корылма аша юл салган. Монитор-датчикларны саркофаг эчендәге радиация, дымлылык, температураны контрольдә тоту өчен урнаштыралар. Алар әле дә шартлаган реактор янында тора.
Мөнир Азметов хезмәт эшчәнлеген, һөнәрчелек училищесын тәмамлаганнан соң, электрик булып башлый. Эксплуатация җиһазларына прокат-ремонт цехында эшли, Йолдыз ягындагы нефть промыселларында үзәктән кудыручы электр насосларын хезмәтләндерә. Район кулланучылар җәмгыятендә җитештерү комбинаты ачылгач, аны колбаса цехына эшкә чакыралар. Әлбәттә, нефтьчеләр аны җибәрергә теләмәгән. Яхшы белгеч кайда да кирәк.
1989 елда хәрби комиссариаттан повестка килә. Бердәнбер электрикны (андыйларны эзләп тә таба алмыйсың) комбинат директоры Радик Хәнәфиевның җибәрәсе килми.Тик приказ үтәлергә тиеш.
Башта Оренбургта химик саклану буенча укулар үтәләр. Аннары Киевка җибәрәләр. Аннан Чернобыль атом электр станциясенең 30 километр эчендәге зонасына.
Палаткаларда яшиләр. Эшкә санитар үткәрү пунктына кадәр “чиста” машинада баралар. Өс киемнәрен алыштырып, “пычрак” машинага утыралар. Дүртенче энергоблок янында төшәләр.
Эшкә һәркемгә ике минут вакыт бирелә. Йөгереп баралар, үзләренең нормасын эшлиләр һәм эстафетаны башкаларга тапшыралар. Берсе бетонда тоннель тишеп вату чүкече белән эшли, икенчесе тузан күтәрелмәсен өчен су сибә. Командада 10 кеше.
һәркемнең индивидуаль дозиметры була, аның буенча радиоактив зарарлану дәрәҗәсен билгелиләр. Санитар үткәрү пунктында дезактивацион эремә белән юыналар. Душтан чыкканда, радиациянең калу-калмавын тикшерәләр. Булмаса яшел лампочка яна, булса - кызыл. Икенче очракта кабат юыналар.
25 майдан 27 августка кадәр, билгеле күләмдә, ягъни рөхсәт ителгән норма чикләрендә нурланыш “җыйганчы”, эшлиләр.
Чернобыль атом электр станциясенә 33 кеше килә. Дүртөйледән - дүртәү. Өчесе инде исән түгел.
Өйгә кайткач, кулланучылар җәмгыятендә “автоматчик” булып эшләвен дәвам итә. Хәзер Мөнир Азметов хаклы ялда.
... Реактор шартлаган көндә ул үзенең туган көнен билгеләгән була. Ул чакта аңа
31 яшь тулган. Шуннан бирле, 26 апрельдә туган көнен бәйрәм иткәндә, ул датчиклар урнаштыру өчен саркофагка, реакторга кабель сузуларын хәтергә төшерми калмый.