Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2018, 02:00

Янгын ХӘВЕФСЕЗЛЕГЕН тәэмин ИТӘРГӘ

Муниципаль район территориясендә язгы-җәйге янгын куркынычы чорында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатында, Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиясенең 2018 елның 29 мартындагы утырышы про­токолын үтәп һәм закон актларына таянып, муниципаль район хакимияте 2018 елның язгы-җәйге чорына янгынга каршы чаралар планын расларга карар итте. Шәһәр һәм авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларына, бөтен төр милектәге оешмалар җитәкчеләренә югарыда билгеләнгән чаралар планын үтәргә тәкъдим ителде.

Гражданнарга янгын хәвефсезлеге культурасын өйрәтү, янгыннарны һәм аларның нәтиҗәләрен киметү, торак пунктларны һәм хуҗалык итүче субъектларны язгы-җәйге янгын куркынычы чорына әзерләү максатында, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2012 елның 16 апрелендәге “Башкортстан Республикасы территориясендә язгы-җәйге чорда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча һәр елгы чаралар комплексы турында”гы карарын үтәп, закон актларына таянып, муниципаль район хакимияте 16 апрельдән 16 майга кадәр янгын хәвефсезлеге айлыгы үткәрергә карар итә. Шәһәр һәм авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларына айлык чараларын үтәү турында 18 майга кадәр хакимиятнең Гражданнар оборонасы һәм мобилизацион эш буенча секторына фото һәм видеоотчетлар белән айлык чараларын үтәү турында мәгълүмат бирергә.


Читайте нас: