Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2018, 02:00

РЕМОНТ ТӘМАМЛАНГАНЧЫ

Район хакимияте башлыгы Р. Хәйруллин транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү турында карарга кул куйды.
Юл полотносы профиленең хәрәкәткә каршылык тудырырлык бозылуы сәбәпле, федераль һәм республика әһәмиятендәге тиешле норматив документларны кулланма итеп алып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, Мәнъязыбаш-Куккуян, Күккуян-Яңа Урал автомобиль юллары буйлап һәм Аргыш авылына керү юлында 60 көн дәвамында ремонт эшләре тәмамланганчы автомобильнең гомуми массасы 10 тоннадан артык булган транспорт чараларына йөрүне кичекмәстән чикләү кертелә.
Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенә, җирле әһәмияттәге гомуми кулланылыш автомобиль юлларын карап тоту буенча эшләр башкаруга муниципаль контрактка ярашлы, каралган средстволар исәбенә гомуми масса 10 тоннадан артык булган билгесен күрсәтеп, “Йөк автомобильләре хәрәкәте тыела” дигән юл билгесе куярга тәкъдим итәргә.
Муниципаль район хакимиятенең гомуми мәсьәләләр буенча бүлек начальнигына әлеге күрсәтмәне ЮХХДИ бүлегенә җибәрергә.
Күрсәтмә киңкүләм мәгълүмат чараларында басылганнан һәм муниципаль район хакимиятенең рәсми сайтында урнаштырылганнан соң көченә керә.

Читайте нас: