Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2018, 02:00

ДАНЛЫ ТРАДИЦИЯЛӘР. РУСИЯ ХӘРБИ КОМИССАРИАТЛАРЫНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА

Дүртөйле шәһәре хәрби комиссариаты тарихы 1938 елның 1 октябреннән башлана.

Сугышның беренче көннәреннән Дүртөйле хәрби комиссариаты гражданнарны Кызыл Армия һәм Хәрби диңгез флоты сафларына чакыруны башлый. Хәрби хезмәткә гомуми мәҗбүри укытуга 16-50 яшьтәге ирегетләр җәлеп ителә. Хәрби укыту инструкторлары итеп Кызыл Армиянең районда дәвалануда булган кече командирлары һәм офицерлары алына.

Бөек Ватан сугышы елларында 11893 кеше мобилизацияләнә, шул исәптән, 1943 елда фронтка комсомол сафындагы 50 кыз да китә. Фронт ихтыяҗлары өчен район булган барлык автомобиль техникасын, күпсанлы атлар, җигемнәр озата.

Илнең оборона куәтен ныгыту эшенә хәрби комиссариат сугыштан соңгы елларда да зур өлеш кертә. Бу чорда төп бурыч - граж­даннарны мәҗбүри хәрби хезмәткә чакыру, мобилизацион әзерлек, районда Кораллы Көчләр сафларыннан демобилизацияләнеп кайткан гражданнарны исәпкә кую, социаль льготаларны гамәлгә ашыруда ветераннарга ярдәм күрсәтү, запастагы гражданнарны Чернобыль атом электр станциясендә ава­рияне бетерү өчен махсус хәрби сборларга җибәрү һәм Кораллы Көчләр катнашлыгын таләп иткән башка бурычлар.

Безнең районнан солдатлар һәм офицер­лар Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә, Төньяк Кавказ территориясендә конституцион тәртип урнаштыруда һәм контртеррористик операциядә, башка кайнар нокталарда - Аб­хазия, Көньяк Осетия, Молдова Республи­касы, Таҗикстан Республикасы - катнашты.

Бүген хәрби комиссариатның мөһим юнәлешләренең берсе -чакыру буенча һәм контракт буенча солдатлар, матрослар, сер­жантлар һәм старшиналар белән гаскәрләрне тулысынча һәм сыйфатлы комплектлау.

Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру өлешендә төп бурычлар - җирле үзидарә органнары катнашлыгында гражданнарны башлангыч хәрби исәпкә кую буенча чаралар оештыру һәм үткәрү, югары һәм урта хәрби уку йортларына керү өчен кандидатлар сайлап алу, гражданнарның чакыру буенча хәрби хезмәтен альтернатив гражданнар хезмәте белән алыштыруга гражданнарның конституцион хокукларын гамәлгә ашыру белән бәйле чаралар үткәрү, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру, хәрби уку йортларына керүче гражданнарны медицина учреждениеләре катнашлыгында медицина тикшерүләре үткәрү.

Үткән чорда хәрби комиссариат берничә тапкыр югары командование тарафыннан бүләкләнде. Активта Идел буе хәрби округы Хәрби Советының 1972 елда тапшырылган күчмә Кызыл Байрагы һәм грамотасы бар. Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдәге уңышлары, хәрби хезмәткә чакыруны уңышлы үткәргән өчен һәм хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары өчен Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының 2007 елда бирелгән күчмә вымпелы, БР Хәрби комиссариаты Почет грамоталары.

Хәрби хезмәттән запаска кайтарылган гражданнарны һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль яклауны тәэмин итү, пенсияләр билгеләү, РФ законы белән каралган компенсацияләрне һәм башка түләүләрне бирү эшнең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып кала.

Хәрби комиссариатлар алдында катлаулы һәм җаваплы бурычлар тора, дәүләтебезнең оборона куәте һәм хәвефсезлеге аларны үтәүнең сыйфатына бәйле. Әлеге бурычлар- ны һәм килеп туган проблемаларны хәл итү җирле үзидарә органнары, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, районның җәмәгать оешмалары, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары белән берлектә эшләгәндә генә мөмкин булачак. Бездә андый эш уңышлы алып барыла, нәтиҗәле үзара мөнәсәбәтләр булдырылган. Авырлыкларга һәм катлаулы шартларга карамастан, район җитәкчеләре, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре проблемаларны хәл итүгә аңлап карый һәм актив булыша.

Әлеге вакытта хәрби комиссариат эшнең вакытбеләнсыналган традиционформаларын яраштырып һәм яңа алдынгы идеяләр эзләп, катлаулы күппрофильле бурычларны хәл итә.


М.ХӨСНИЯРОВ, Дүртөйле һәм Илеш районнары буенча хәрби комиссар


Читайте нас: