Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2018, 02:00

РЕЙДЛАРНЫ ТЕРГЕЗӘЧӘКЛӘР

Узган ел район биләмәсендә наркотик матдәләр әйләнеше өлкәсендә 44 җинаять теркәлгән, аларның 25 е тилерткеч сату белән бәйле. Әлеге категориягә караган җинаять җаваплылыгына тартыр­дай гамәлләрнең үсеше 25 процент тәшкил иткән. Бу саннар Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге начальнигы урынбасары Ай­дар Йосыповның район хакимияте каршында наркотикларга каршы ко­миссия утырышындагы чыгышында яңгырады.

Моннан тыш, 8 кеше наркотик һәм психоактив матдәләрне медицинага кагылышсыз кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Полицейскийлар тарафыннан 3,8 килограммга якын төрле наркотиклар тартып алынган. «Мәк» ведомствоара оператив-кисәтү операциясе барышында 1 гектар мәйданда кыргый киндер юк ителгән.

Ачыклануынча, тилерткеч яратучылар аны киндердән җитештерү әмәлен җәйге чордан башка да уйлап таба. Аны юнәтү кәсебенә алар кышын да йөри икән. Семилетка авылында кыш көне Түбән Манчар авылыннан җыйган әлеге үсемлектән каннабис әзерләү очраклары билгеле булды. Бу исә җир хуҗаларының, ала - авыл хуҗалыгы предприятиеләре яки аерым кешеләр булсынмы, үз биләмәләрендә кыргый киндер үсүгә юл куюы һәм, хокук сагында то­ручылар һәм рәсми властьларның чакыруына карамастан, аны һәрвакыт һәм бар җирдә дә бетермәве турында сөйли.

Утырышта комиссия әгъзалары Күккуян авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Салават Ислакаевның әлеге темага чыгышын тыңлады. Ул узган сезонда «Мәк» операциясе нәтиҗәләре турында бәян итте. Авыл Советы биләмәсендә, докладчы сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм шәхси биләмәләрдә кыр­гый киндер үскән урыннарны ачыклау буенча рейдлар ай саен үткәрелгән. Нәтиҗәдә, Ивач авылы товарлыклы-сөтчелек фермасының тирә- ягындагы 1 гектар мәйданда киндер үскән урын табылган. Шунысы куанычлы, анда үсемлекне үрчетеп үстерү эзләре күзәтелмәгән. Урындагы токымчылык заводы эшчәннәрен җәлеп итеп киндерне чапканнар. Авыл Советы хакимияте башлыгы хәвефле үсемлекләрне юк итү буенча таләпләргә авыл хуҗалыгы предприятиесенең һәрвакыт тиешенчә җавап бирмәвенә зарланды. Шул уңайдан, комиссия әгъзалары киндерне юнәлтелгән тәэсирле пестицидлар ярдәмендә бетерү мөмкинлеге турында фикер алышты.

Мәгариф идарәсе белгече Римма Ильина утырышка җыелучыларга гомум белем бирү учреждениеләре укучылары белән наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз куллану предметына социаль-психологик тест оештыру һәм үткәрү турында җиткерде. Мәктәпләрдә үткәрелгән әлеге тикшерү наркотиклар кулла­нуны иртәрәк ачыклау һәм профилактикалауга юнәлтелгән. Хәтерегезгә төшерәбез: тест узу ирекле һәм аноним. Тикшерү нәтиҗәләренең конфиденциальлек принцибы да саклана. 15 яшькә кадәрге укучылар өчен тестка язма­ча рөхсәтне аларның әти-әниләре, ә аннан зуррак яшьтәге укучылар үзләре бирә. Әгәр кемдер тикшерү нәтиҗәләре буенча «хәвеф төркеменә» эләгә икән, аның белән индиви­дуаль эш оештырыла. Шуны билгеләргә кирәк, социаль-психологик тест конкрет наркотик кулланучыларны гына түгел, үз-үзен деструктив тоту билгеләре булган - йомык, эмоциональ тотрыксыз, борчулы, ихлас булмаган һәм башка шундый балаларны да ачыклый. Соңгы тикшерү вакытында 1870 тикшерелүчедән 173 е шундый яшүсмер булып чыккан. Медицинада наркотест үткәрү бар. Мәктәпләрдә анысын да үткәргәннәр. Психотроп һәм наркотик матдәләрне медицинага кагылышсыз куллану фактлары урта мәктәпләрдә ачыкланмаган.

Утырышка җыелучылар барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте. Планнарда, шул исәптән, бөтендөнья Интернет челтәренә наркотикларны, көйрәтү катнашмаларын, психоактив матдәләрне һәм аларны куллану мөмкинлеген пропагандалаган, рекламалаган сайтларны ачыклау предметына мониторинг үткәрү.

Бүгеннән башлап торак пунктларда составына барлык кызыксынган хезмәтләр һәм структу­ралар вәкилләре кергән төркемнәр рейдлары үткәреләчәк. Аларның максаты - хәмер яисә наркотик кулланып исергән кешеләрне ачыклау һәм шул җирлектә хокук бозуларны кисәтү. Урыннарда ирекле халык дружиналарының эшчәнлегенә, яшьләрнең клубларда һәм мәдәният йортларында үз вакытын үткәрүенә аерым игътибар бүленәчәк.

Комиссия утырышын йомгаклап, рай­он хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов үзләренә ышанып тапшырылган территорияләрдәге хәл-вакыйгалар өчен җаваплылыкның аларга йөкләтелүен авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларының янә бер хәтеренә төшерде.



Читайте нас: