Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2018, 02:00

«ЯШЬ ГАИЛӘ». Мәдәният сараенда шәһәрнең һәм районның яшь гаиләләре очрашты.

Гран-при иясе Хәсәнбәковлар.

Мәдәният сараенда шәһәрнең һәм районның яшь гаиләләре очрашты. Конкурс «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы яклавында узды.

Заявка тапшырган унбиш гаиләдән унысы сайлап алынган конкурс көне иртән иртүк квесттан, командада эшләү, тиз арада карарлар кабул итү, елгырлык һәм күз алдына китерү сәләтенә корылган төрле биремнөрдән торган үзенчәлекле каршылыклар полосасыннан башланды. Этапны үткәрүне оештыруда «Авангард» яшьләр- иҗтимагый берләшмәсе волонтерлары ярдәм күрсәтте. Квест заданиеләрен тәүгеләрдән булып Хәсөнбәковларның спорт гаиләсе үтәп чыкты.

Конкурс программасының икенче өлеше - визитка. Конкурсныңтулы зал җыйган Гала-концерт программасы аның нигезендә төзелде дә инде. Биредә бәйгедә катнашучылардан артистлык осталыгы, иҗади фикерләү, үзеңне күрсәтә белү сәләте таләп ителде.

Район хакимияте башлыгы урынба­сары Рамил Хәсәнов бәйрәмне ачып:

- Районыбызда әлеге конкурска кара­та кызыксыну зур. Хәзер без сәхнәдән күзәтәчәк күренешләр бүгенге көндә тиңләшердәй кешеләрнең барлыгы һәм шулай бәхетле булырга өйрәнү күрсәткече ул, - дип билгеләде.

Мәртәбәле кунаклар: Башкорт­стан халыклары ассамблеясе рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт Җыелышы - Башкортстан Корылтае депутаты Римма Үтәшева, «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов конкурсантларга һәм чарага җыелучыларга үз теләкләрен җиткерде.

- Әгәр сабый һәр гаиләнең төп кыйммәте була икән, шул вакытта гына кешелек дөньясы үзенең төп максат­ларын гамәлгә ашыра ала, Ә балалар янында аңлы - зыялы, сөйкемле әти- әнилөр булырга тиеш. Тик шулай гына яңа меңъеллыкка керергә мөмкин. Үз балаларыгызның күзләренә карагыз, - дип теләде республикада Сабый хокуклары буенча вәкил Милана Ско­робогатова.

һәр конкурсант-гаилә тормышта да, сәхнәдә дә бер-берсенә бөтенләй охша­маган иде. Әмма аларны һәркайсыннан бөркелеп торган аһәңлелек һәм зал буйлап тапшырыла барган, аларның бербөтен булуын аңлаткан хис-тойгылар берләштерә иде. Чыгышлар үткен телле дә, лирикта булды. Байгускаровлар үз визиткасын Остап Бендер турындагы фильм мотивлары буенчатөзеде, Бай- моратовлар үзләренең күңеленә хуш килгән биюләргә мөрәҗәгать итте, ө ирле-хатынлы Сәлиховлар сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары гынат үгел, фән кандидатлары да булып чыкты.

Өченче урынны бал алар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге данын яклаучы Ибраһимовлар гаиләсе алды, Әсән авыл Советыннан Садертдиновлар гаиләсе - икенче урында, Әбдрәшитовлар гаиләсе (мәдәният идарәсе) беренче урын яула­ды. Хәсәнбәковлар гаиләсе (нефть һәм газчыгару идарәсе) Гран-при бүләгенә лаек булды.

- Чыгышыбызны «Тотылмас үч алучы­лар» («Неуловимые мстители») фильмы рухында төзү тормыш иптәшем Ирек белән безнең күңелгә көтмәгәндә кил­де, - дип сөйли Рәзилә Хәсәнбәкова.

-Конкурс программасы балалары­бызга бик ошады. Оештыручылар­га, ярдәмчеләребезгә, безнең өчен җан аткан һәм безгә ышанган барлык кешеләргә рәхмәт.





Читайте нас: