Аларның берсе шәһәребездә фронтка киткән дүртөилеләргә куелган һәйкәл янында булды. Шәһәрдә яшәүчеләр кайгы уртаклашу билгесе итеп берьюлы йөзләгән ак шарларны һавага очырды. Уртак хәсрәт берләштергән халык озак таралмады әле, ә һавага ак шарлар очты да очты. Бу акциягә шәһәрдә яшәүче кечкенә балалар да кушылды. “Антрэ” һәм “Амирхан” бию ансамбльләрендә шөгыльләнүче балалар кулл арына ак шарлар тотып, әти-әниләре белән бергә шәһәр Мәдәният сарае алдына җыелды. “Кемеровода һәлак булучыларның урыннары оҗмахта булсын”, - диде бию укытучысы Ринат Байморатов, һәм ак шарлар һавага очты. Алар артыннан карап, барысы да һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алды.