Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2018, 02:00

ЗАКОНГА ЯРАШЛЫ

Русия Федерациясе Пре­зидентын сайлауларга әзерлек РФ Үзәк сайлау комиссиясе раслаган чараларның календарь планына ярашлы үтә. Район хакимияте башлы­гы карары белән район биләмәсендә 68 сай­лау участогы, шулай ук тикшерүдә тотылган яки суд карары закон көченә кермәгәннәр өчен СИЗО- 5 тикшерү изоляторында вакытлыча бер сайлау участогы оештырылды.

БРҮзәк сайлау комиссиясенең “Участок сайлау комиссияләре составларына резервка өстәмә исәпкә кертү өчен кандидату­ралар буенча тәкъдимнәр ка­бул итү турында”гы карарына ярашлы, 6-26 гыйнварда уча­сток комиссияләре составла­рына резервка өстәмә исәпкә кертүөченкандидатуралар буенча тәкъдимнәр кабул итү игълан ителде. Территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан участок сайлау комиссиясе резервлары составларына кертү турында 84 гариза кабул ителде. Барлык процедураларны, шул исәптән, хөкем ителгәнлеккә тикшерүне, үткәннән соң, әлеге гражданнар участоккомиссияләре әгъзалары резервы составларына кертелде. Хәлиткеч тавыш хокугы белән участок сайлау комиссиясе әгъзалары булып 486 кеше тора. Аларның 291 енә РФ Үзәк сайлау комиссиясенең “Русия Федерациясендә сайлау хокугы һәм сайлау процессы” темасы буе нч а тестн ы у ңы ш л ы үтү тур ы н дагы сертификатлары бирелде.

Сайлаучыларга РФ Президентын сай лаулар турында мәгълүмат җиткерү һәм исемлекләрне аныклау өчен сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан фатирлар (йортлар) буйлап гражданнарны йөреп чыгу оештырылды.

Илнең сайлау турындагы законы ндаҗитди үзгәрешләр булды, аларның иң мөһиме - исемлектән төшереп калды рутурындагы таныклыкны бетереү, бу исә үзеңнеке булмаган сайлау участогында тавыш бирү процедурасын шактый гадиләштерде. Әгәр тавыш бирү көнендә сайлаучы паспортта күрсәтелгән теркәү (прописка) урыны буенча була алмаса, яисә яшәүурыны буенча теркәлмәгән булса, ул тору урыны буенчатавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана ала. 48865 сайлаучының 1503-е бу мөмкинлектән файдаланды инде.

Сайлауларда участок сайлау комиссияләренең барлык йом­гаклау протоколлары QR-кодлар белән җиһазланачак, аларны файдалану технологиясе тавыш бирү йомгаклары протоколларын төзегәндә кеше факторының йо­гынтысын минимальләштерергә ярдәм итә, йомгаклау прото­коллары, элеккечә кул белән түгел, ә махсус программа файдаланып төзеләчәк. Бу исә гражданнарның сайлау процес­сына ышаныч дәрәҗәсен арт­тыра һәм тавышларны санау процедурасында зур ачыклыкны тәэмин итә. QR-код - бу ике үлчәмле код, аны махсус корыл­малар ярдәмендә дә, телефон­нардагы кушымталар ярдәмендә дә исәпләп була. Муниципаль район биләмәсендә дүрт сайлау участогы сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) белән җиһазланган. Шәһәрдәге барлыкучасток һәмтерриториаль сайлау комиссиясе биналарында видеокүзәтүкамералары куелган. Тавыш бирүкөнендә сурәтне һәм тавышны трансляцияләү реаль вакыт режимында башкарылачак.

Дәүләт Думасы РФ Президен­тын сайлаулар турындагы законга сайлаукомиссиясендәүзләренең күзәтүчеләрен билгеләү хоку­гы булган структуралар исем­ леген киңәитүче төзәтмәләр кертте. Хәзер аларны Русия Җәмәгать палатасы һәм Федерация субъектларының җәмәгать палаталары җибәрергә хокуклы. Җәмәгать палаталарының вәкаләтләрен киңәйтү сайлау комиссияләренең зур ачыклыгын тәэмин итә, тавыш бирү һәм сайлаучыларның тавышларын исәпләү барышын объектив, сәясәтләштермичә күзәтү мөмкинлеге бирә һәм сайлауларда гражданнарның сайлау хокуклары үтәлешенә җәмәгать контролен тәэмин итә.

Район хакимияте башлыгы карары белән ачык агитация чаралары үткәрү өчен урыннар билгеләнде. Бүгенге көнгә бу хокуктан ике кандидатның ышанычлы вәкилләре файдаланды.

Тавыш бирү көненә әзерлек чикләрендә барлык чаралар да барлык күзәтү органнары, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнары, дәүләт власте органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлегендә барлык срокларны үтәп һәм катгый рәвештә сайлау законнары кысаларында үтә.

И.ШӘЙНУРОВ,

район территориаль

сайлау комиссиясе рәисе.















Читайте нас: