Уфада “Хатын-кыз - милләт анасы” II Республика конкурсына йомгак ясадылар. Бүләкләү тантанасы Халыкара хатын- кызлар кене алдыннан Профсоюзлар йортында булды. Конкурсны оештыручы - Башкорт хатын- кызлары җәмгыяте.
“Безнең оешманың бетен проектларыныңсоциаль юнәлеше бар, алар тәү чиратта халыкның тормыш сыйфатын, хатын-кызның җәмгыятьтәге статусын күтәрүгә, туган илебез язмышында аның сәяси ролен активлаштыруга юнәлдерелгән”, - дип билгеләде чараны ачып, Башкорт хатын- кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колсарина.
Катнашучылар төрле номинациядәге 10 юнәлештә чыгыш ясады, аларның кайберләрендә безнең район вәкилләре дә бар. “Хатын-кыз мәдәният” номинациясендә (мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, иҗатларында башкорт халкының милли кыйммәтләре чагылган ха- тын-кызлар арасында) - балалар музыка мәктәбенең хореография буенча педагогы Шәрифҗанова Альбина Ишдәүләт кызы; “Хатын- кыз - лидер” номинациясендә (җәмәгать эшендә яки сәясәттә үзен сәләтле оештыручы һәм максатчан лидер итеп күрсәткән хатын-кызлар арасында)
Н.Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе директоры Хөсәенова Гөлшат Нәбиулла кызы; “Хатын- кыз - педагог” номинациясендә (мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешкән хатын-кызлар арасында)
- дүртенче урта мәктәп укытучысы Ямалетдинова Лидия Хәләф кызы һәм Исмаел урта мәктәбе укытучысы Шәйниязова Айгөл Рәсим кызы; “Хатын-кыз - ел үрнәге” номинациясендә (2017 елда эшчәнлекнең төрле тармакларында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызлар арасында)
- шәһәрнең 6 нчы санлы балалар бакчасы мөдире Әхмәтшина Зинфира Рим кызы; “Өлкән буын хатын-кызы” номинациясендә (55 яшьтән өлкән булган, актив җәмәгать эшен алып баруны дәвам иткән һәм халык арасында абруй казанган хатын-кызлар арасында)
- Зарипова Резеда Рәис кызы (ул шулай ук конкурс лауреаты булды һәм Башкорт корылтаеның Почет грамотасы белән билгеләнде) Диплом һәм Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләр барысы да грамоталар һәм статуэткалар белән бергә төрле призлар - бизәнүәйберләре, текстиль, кондитер изделиеләре алды. Конкурс җиңүчеләрен һәм финалистларын башкортэстрада- сы йолдызлары Вилдан Яруллин, скрипкачы Илшат Мөслимов, Зилия Бәхтиева, “Аргамак” этно-рок- төркеме тәбрикләде.
Безнең район делегациясен “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Галимова Гөлназ Рафаил кызы җитәкләде, аның составында шулай ук район хатын-кызлар советы рәисе Галләмова Лөлә Газизҗан кызы һәм районның “Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте” рәисе Закирова Гүзәл ия Урал кызы булды.
Конкурска республикада гына түгел, бәлки Русия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә яшәүче хатын-кызлардан барлыгы 200 дөн күбрәк гариза алынган. Конкурсны “Бердәм Русия” партиясе, Башкортларның Бөтендөнья Корылтае Башкарма комитеты, Профсоюзлар федерациясе, Рус Соборы, Татар, Мари хатын-кыз- лары җәмгыятьләре, Халыклар дуслыгы йорты хуплап чыкты.