Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2018, 02:00

ЯШЬЛӘР КҮЗЛЕГЕННӘН

Үзәк китапханәдә террито­риаль сайлау комиссиясе белән берлектә Яшь сайлау­чы көне үтте. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән яшь сайлаучылар катнашты.

Очрашуны территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров ачты. Булачак сайлаучыларга ул сайлауларның җәмгыятебез үсешен чагылдырган чагу тарихы турында сөйләде, Үзәк, территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең эш структурасы белән таныштыр­ ды. Ул, сайлауларда катнашу - һәр гражданинның со циал ьҗаваплылыгы, намус һәм белем дәрәҗәсенең чагы­лышы булуын билгеләде.

Чараның икенче өлеше “Сайлаулар яшьләр күзлегеннән” видеороликлар район конкурсына йомгак ясауга ба­гышланды. Җыелучылар видеоро- ликларны карый алды, конкурсның жюри әгъзалары аларга анализ яса­ды, көчле һәм эшләнеп бетмәгән якларын, тематикага туры килүен, мәгълүматлылыгын, күмәклеген ачык­лады.

Иванай урта мәктәбеннән X сый­ныфлар укучыларының коллектив эше иң яхшысы дип танылды. Өч минутлык роликта алар рәсем кон­курсыннан заставкалар белән интер­вью, коллектив мөрәҗәгать форматын берләштерә алган, сюжет та уңышлы килепчыккан. Икенчеурынны Өчбүлә урта мәктәбенең XI сыйныф укучыла­ры (Анжелика Миңнеханова, Рената Гиязова, Алсу Фәйзерахманова) һәм дүртенче урта мәктәпнең VIII сый- ныфукучылары (Нияз Мансуров, Глеб Пичугин, Алмаз Даутов) бүлеште. Өченче урында шәһәрнең беренче урта мәктәбеннән IX сыйныф укучы­лары. Икенче лицейның VII Б сыйныф укучысы Ләйсән Гыйләҗеваның эше актив катнашкан өчен диплом белән билгеләнде.






Читайте нас: